Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта хәзерге вакытта Татарстаннан 36 медицина хезмәткәре катнаша


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бер хәрби медикның хатыны мобилизацияләнеп китүеннән бирле иренең ялга бер тапкыр гына кайтуын әйтә. Ул аны фронтта алмаштыру өчен өстәмә табиблар һәм фельдшерлар табуны сорый.

Украинадагы сугышка хәзерге вакытка Татарстаннан 36 медицина хезмәткәре мобилизацияләнгән. Бу хакта Русия Думасында Татарстан депутаты Айрат Фәррахов җиткерде, дип яза "Бизнес Online".

Депутат былтыр игълан ителгән "өлешчә мобилизация" кысаларында сугышка җибәрелгән медицина хезмәткәрләренең туганнары белән очрашкан.

Бер хәрби медикның хатыны мобилизацияләнеп китүеннән бирле иренең ялга бер тапкыр гына кайтуын әйткән. Ул аны фронтта алмаштыру өчен өстәмә табиблар һәм фельдшерлар табуны сораган диелә.

Шул ук вакытта күптән түгел Думада мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр. "Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да", дип белдергән иде Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов.

Узган елның 21 сентябрендә игълан ителгән "өлешчә" мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы медицина хезмәткәрләрен дә читләтеп узмады. Алар арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.

  • Мобилизациягә кадәр дә Татарстаннан сугышка табиблар даими җибәрелеп торды. Былтыр сентябрь азагында Русия оккупациясендә калган Луһански өлкәсеннән 25 табиб кайтты.
  • Шул ук вакытта Татарстан медицина белгечләренә кытлык кичерә. Узган ел республикага 2,1 мең табиб җитми диелде. 2023 елга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда табибларга кытлык 6,1 процент, урта медицина персоналына - 4 процент тәшкил иткән әйтелде.
  • Татарстан авылларында халыкны алты ай укыган фельдшер ярдәмчеләре дәвалаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG