Русия сәламәтлек саклау министрлыгы йөклелекне өзү өчен һәм балага узмас өчен эчелә торган дарулар әйләнешен чикләүче боерык чыгарган. Бу документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.
Боерыкка ярашлы, бала төшерүдә кулланыла торган мизопростол һәм мифепристонлы дарулар исәпкә куелачак. Шул ук вакытта мифепристонны аз дозада ашыгыч контрацепция өчен дә кулланалар, әмма министрлык дозаларын төгәлләштереп тормый гына аны исәбе алынырга тиешле дарулар исемлегенә керткән.
Әгәр дару исәбе алынырга тиешле дарулар исемлегенә кергән икән, димәк, хастаханәләр һәм даруханәләр аның исәбен алып барачак, ә табиблар аны билгеләгән чакта аерым бланкларга язып бирәчәк һәм бу документка берничә мөһер сугарга тиеш булачаклар. Мондый исемлеккә кертелгән даруларны табиблар сирәк билгели башлый, чөнки, беренчедән, мондый бланклар бөтен клиникаларда да юк, икенчедән, кәгазь эше күп.
Әлеге боерык киләсе елның 1 сентябреннән гамәлгә керә. Ул 2030 елның 1 сентябренә кадәр үз көчендә булачак.
- Соңгы елларда Русия хакимияте демография хәленең мөшкел икәнен аңлый һәм аны хәл итү өчен төрле чаралар күрергә тырыша.
- Июльдә "Бердәм Русия" аборт өчен дарулар алуны авырлаштырырга тәкъдим иткән иде.
- Июль ахырында Татарстанда да йөклелекне өзәргә этәргән табибларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга кирәк дип саный.
- Аңарчы Ирина Волынец хосусый хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Әмма Татарстанның хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю тәкъдимен Русия думасында хупламадылар.
- Августта Мордовиянең Дәүләт җыены абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте.
- Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
- Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум