2023 елда Русиянең кимендә 147 хәрбие хәрби хәрәкәтләр бармый торган урында кеше үтергән өчен мәхкәмә каршына баскан. Бу элекке еллар белән чагыштырганда берничә тапкырга күбрәк, дип яза "Вёрстка". Басма моны гарнизон һәм бүлге хәрби мәхкәмәләренең базаларын анализлап ачыклаган.
2022 һәм 2023 елларда Русия хәрбиләре даими рәвештә үтерүләр турындагы җинаять эшләрендә гаепләнүче булган, дип яза басма. Мондый җинаять эшләре Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы азрак булган. Әйтик 2020 елда үтерүдә гаепләп 14 хәрбине мәхкәмәгә биргәннәр, 2021 елда - 21 кешене.
2022 елда үтерүләр турында мәхкәмәгә шундый 15 җинаять эше кергән булса, 2023 елда аларның саны кисәк арткан. Быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр кимендә 147 хәрби үтерүләр турындагы җинаять эшендә гаепләнә.
Чыккан хөкем карарларыннан күренгәнчә, хәрбиләр ешрак җинаятьләрен исерек килеш кылган. Үтерү өчен алар пычаклар, балталар, "Калашников" автоматлары һәм пистолетлар кулланган диелә.
- Соңгы вакытларда медиаларда Украинадагы сугыштан кайтучылар кылган авыр җинаятьләр, шул исәптән үтерүләр турында хәбәрләр даими чыгып килә. Кичә, 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
- Август башында Карелиядә сугыштан кайткан вагнерчыны күп кешене үтерүдә шикләнеп кулга алганнар иде. Биш ир-ат һәм бер хатын-кызны үтерүдә "Вагнер" белән төрмәдән сугышка киткән Игорь Сафонов һәм аның белән бергә колониядә утырган тагын бер ир шикләнелә. Авылдашлары сөйләвенчә, Сафонов фронттан кайткач күп эчә башлаган.
- Сентябрьдә Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы" элекке полиция хезмәткәрен үтергән дип хәбәр ителде. Вилнур А. сугышта яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән.
- Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
- Адвокатлар да Русиядә үтерүләр саны соңгы 20 елда беренче тапкыр артуын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум