Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерүне үстерү хөкүмәт комиссиясе төзелгән. Бу хактагы фәрманны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Комиссиягә 30 кеше кергән - алар арасында министрлар, югары уку йортлары ректорлары, кайбер оешмаларның мөдирләре бар. Комиссия җитәкчесе - Песошин үзе, ә аның урынбасарлары итеп сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Татарстан премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов куелган.
Моннан тыш комиссиягә Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин, Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ) ректоры Тимур Алибаев, Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Ленар Сафин, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Иннополис Университеты мөдире Кирилл Семенихин, "Урал сивил авиация заводы"ның Казандагы 2нче аерымланган бүлекчәсе мөдире Рамил Әхмәдиев һәм башкалар кергән.
Шул ук вакытта Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә плиотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсен карый. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатуларынча, хәзерге вакытта республикада авиатөзелеш сыйныфлары бар, әмма әлегә очу җиһазларын проектлау мәсьәләсе хәл ителмәгән.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
- Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
- Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
- Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум