— Гүзәл ханым, Любляна шәһәрендә Сабан туе уздыргансыз. Бу Словениядә беренче шундый бәйрәм булдымы?
— Әйе, бу Словениядә беренче тапкыр уздырылучы Сабантуй. Ул бик спонтан оештырылды. Без, оештыручылар, хәтта бу кадәр күп татар җыелыр дип көтмәгән дә идек – барысы да бер-берсеннән ишетеп килгән. Хәтта Италиядән дә килүчеләр булды, алар безнең бу кечкенә чараның концерт програмын төзергә ярдәм иттеләр. Оештыруда Лилия Гәрәева, Дамир, Ильяс, Алмаз Чанышев катнашты. Мин концерт програмын әзерләдем. Хәбәр тарату авыр булмады, безнең Словения татар-башкортлары чаты бар, шунда язышабыз. Кемдер Фейсбукка язды. Бик тиз җыелды халык, безнекеләр бердәм булып чыкты.
— Чит илдәге Сабантуй белән Татарстан авылларындагы Сабантуйларның нинда аермасы, нинди охшашлыгы бар дип уйлыйсыз?
— Мөгаен, аермасы масштабтадыр. Икенчедән, читтә оештырганда, мәсәлән, безнекен алсак, күп уеннар җитми, әлбәттә көрәш, әтәчле баганага менүләр юк. Су ташу, капчык киеп сикерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, балалар өчен баудан бүләк кисүләр бар иде.
Бәйрәм уздыру өчен шәһәрнең ял итү урынын сайладык. Без барысын да үз хисабыбызга уздырдык. Концерт шәп узды, уеннар күңелле булды, табында үзебезнең милли ашлар – токмачлы шулпа, бәлеш, өчпочмак, чәкчәк. Казаннан да танышлар чәкчәк җибәрде. Сүз уңаеннан, Казаннан махсус заказ белән кәләпүшләр, тәлпәкләр дә килгән иде. Без булдыра алган кадәр милли рухлы итәргә тырыштык, милли киемнәр генә булмады. Ә калганы – бергәләп җырлау, бию, уеннарда катнашу – барысы да Татарстандагы гадәти Сабантуйлардагы сыман.
— Сез яшәгән шәһәрдә татарларның аралашу өчен чаты бармы, җыелу урыннары бармы?
— Очрашу өчен урыннар яки татар теле мәктәпләре биредә юк. Теләгәндә, әлбәттә, аларны оештырып була.
— Словенияне ничек сурәтли аласыз? Анда сезгә ошыймы?
— Словения – бик тыныч ил. Шулкадәр тыныч, Мәскәү кебек шәһәрләр белән чагыштырганда, биредә шау-шулы чаралар да юк. Бик чиста ил. Кешеләр бик дустанә. Таныш булмаган кешеләр дә сәламләшә, бу башта минем өчен бераз кыргыйрак тоелды. Чөнки Казанда яшәгәндә әле бераз булса да үзеңнекеләр арасында яшисең, ярты Казанны беләсең, ә Мәскәүдә исәнләшү түгел, карамыйлар да сиңа. Монда килгәнче мин өч ел Мәскәүдә яшәдем, минем өчен бу шок иде. Ә монда килгәч, кешеләр сиңа кабат елмая, карый, сәламләшә, мине иң беренче гаҗәпләндергән нәрсә – кешеләрнең мәрхәмәтлелеге иде. Табигать бик матур. Бик. Һәм кешеләр бу табигатьне саклый. Әйе, Словения мина, һичшиксез, бик ошый. Әмма күңел барыбер туган якка тарта. Мин үзем Норлат шәһәреннән, барыбер өйгә, әти-әни янына кайтып киләсе килә. Үз ягың барыбер якынрак. Әмма тормыш шундый – хәзер өйгә кунакка гына кайтырга туры килә.
— Ник Словенияне сайладыгыз? Сез биредә үзегез генә яшисезме әллә гаиләгез белән килдегезме?
— Без башта ук Словенияне сайладык. Ирем белән күчендек. Мәскәүдә өч ел яшәгәч, бу илне күрергә, яшәп карарга теләдек. Ирем моңа кадәр дә Словениягә барган иде, монда Рогашка шәһәре бар, аны урыс шәһәре дә диләр, чөнки анда урыс телендә сөйләшүчеләр күп – яшәргә килүчеләр дә, шифалы сулы санаторийда дәваланырга килүчеләр дә бар. Без монда тыныч, чиста ил дип килдек. Мин биредә җырчы буларак эшләргә телим, һәм нәселебезне дә монда дәвам итәргә телибез, чөнки биредә бик тәмле, ГМОсыз (генетик яктан үзгәртелмәгән) ашамлыклар һәм бу ил гомумән безгә бик ошый.
— Чит илдә татар мохитен саклау авырмы?
— Китаплар табып булмый, интернетта табылса гына. Әлбәттә, минем татар халык җырлары дигән китапларым бар, мин аларның барысын да Словениягә алып килдем. Балаларны татар теленә өйрәтү уе күптән иде, монда килгәч, үз халкымны күргәч, ул уемны тормышка ашыру теләгемә 100%ка инандым. Мохитне саклау авыр димәс идем. Бердән, барысы да туган мәдәниятен сагына. Барысы да кайтып йөри алмый – юл чыгымнары зур, безнең илдәге вазгыятьне дә истә тотарга кирәк. Җыелырга уйласа, барысы да килергә тырыша. Сабантуй узгач та, ник хәбәр итмәдегез, без гаилә белән килер идек, дип бик күп смслар килде. Ә без кешеләр бу кадәр сагынадыр, бу хәтле кеше килер дип уйламаган идек. Әлбәттә, киләсе елда, зуррак масштабта уздырырга туры килер, бәлки, финанс ярдәме табып булыр. Ә быел ул, күргәнегезчә, бик соң узды, чөнки бик спонтан идея булды. Без уздырып карарга гына теләдек, һәм ул шундый фурор тудырды. Мин җырлаганда кешеләр хәтта елады. Бер ир-ат яныма килде дә, Гүзәл, бу җырлар өчен сиңа зур рәхмәт, мин авылда әби-бабайлар янында булган кебек булдым, диде. Ә ул үзе инде зур яшьтә – аңлыйсыздыр, татар моңы йөрәкләргә никадәр кереп калган, күңелләрдә татар моңы бар. Менә шул көч, татар көче безнең сеңерләргә үткән, тамырлардан ага – әби-бабай телен, әкиятләрен, җырын-моңын тапшыра алган.
— Киләчәктә татарча чаралар оештырырга планнар бармы?
— Әлбәттә. Монда эшләргә эш күп. Мондагы татарларның күбесе татарча сөйләшми – алар яхшы аңлый, әмма сөйләшми. Ә мин балаларның татарча җырлауларын да, сөйләшүләрен дә телим. Планнар шундый. Мин әле, укытуан тыш, татар җырлары белән соло концерт оештырырга телим – Салих Сәйдәш, Резеда Әхиярова җырлары белән. Хәзер Словениянең кайбер шәһәрләре буйлап тур ясарга әзерләнәм. Киләчәктә башка илләрдә уздырырга җыенам. Кызыксынган кешеләр булса, татарлар яшәгән төрле илләрдә концертлар уздыру хакында да сөйләшә алабыз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум