Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкының үзенчәлеген саклау програмын финанслау кимегән


Узган өч елда бүленгән сумма белән чагыштырганда, киләсе өч елда финанслау 37,3 млн сумга азая.

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт програмына акча кимегән. Бу Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган хөкүмәт карарында күренә.

Соңгы дүрт елда – 2020-2023 елларга исәпләнгән дәүләт програмына 375,1 млн сум бүленгән булган. Аерым алганда, 2020 елда – 70,4 млн сум, 2021 – 107,4, 2022 – 106,9, 2023 елда 88,4 сум күләмендә финанслау бирелгән.

2024-2026 елга исәпләнгән яңартылган дәүләт програмында өч елга финанслау 265 470 млн сум күләмендә билгеләнгән. Ел саен бу максаттан 88,4 млн сум акча биреләчәк. Узган өч ел (2021-2023) белән чагыштырганда, финанслау 37,3 млн сумга азрак дигән сүз.

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау програмында социологик тикшеренү нәтиҗәләре китерелгән. Аннан күренгәнчә, "төрле төбәкләрдә яшәүче татар халкы вәкилләренең 85-90 проценты өчен милләтне күрсәтү мөһим санала".

Програмда татар милләтенә куркыныч янаган проблемнар аталган. Аерым алганда, гаммәви мәдәният һәм дөнья телләре өстенлек иткән шартларда телнең ассимиляциягә бирү куркынычы, республикадан читтә мәдәни мөмкинлекләрнең чикле булуы, мәдәният глобальләшүе – көнкүрешнең унификацияләнүе, традицион әхлакый ориентирларның һәм милли үзенчәлекнең юкка чыгуы, татарның килеп чыгышы белән бәйле этногенез, лингвистика һәм башка юнәлешләрдә ялган теорияләрнең киң колач җәюе, татар мәдәни чараларын үткәрүдә дәүләт, фән, иҗтимагый, мәдәни һәм башка структураларның килешетереп тиешенчә эшләмәве, татар яшьләре белән системлы эшләмәү, аның мөмкинлекләрен куллану механизмы эшләнмәү. Шул ук вакытта Русиядә урыс булмаган халыкларның мәгариф өлкәсендәге мөмкинлекләре чикле булуы әйтелми.

Яңартылган програмда дүрт максат куелган:

  • Беренче максат – татар халкының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру. Бу юнәлештә мәдәни һәм матди булмаган мирасны өйрәнү дәрәҗәсен 22,9 процентка җиткерергә телиләр. Мәсәлән, 2020 елда 612 чара узса, 2025 елда аларның саны 752гә җитәчәк. Русия төбәкләрендә өйрәнүләрне 55 процентка җиткерү максаты куелган. Археологик артефактларны музей фондына тапшыру саны 1 меңгә җитәргә тиеш.
  • Икенче максат – татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү өчен дәреслекләр, укыту-методик комплекслар булдыру санын 18гә җиткерү.
  • Өченче максат – интеллектуаль тикшеренүләр үткәрү. Татарстан дәүләт програмында каралган чараларның 30 проценты шушы юнәлешкә багышланачак.
  • Дүртенче максат – татар мәгълүмати һәм коммуникация инфраструктурасын үстерү. Бу максаттан дәүләт програмындагы чараларның 56 процент өлеше бу юнәлештә эшләнәчәк.

Быел Татарстанда дәүләт телләре програмына каралган акчаларны кыскартырга теләгәннәр иде. Медиа язуынча, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мәкъзүм Сәлахов акча кисмәүне сорап югары даирәләргә мөрәҗәгать иткән. Ахыр чиктә, галимнәргә каралган финанслар элеккечә калачак диелде.

Моңа кадәр Татарстан хөкүмәте республиканың милли сәясәтне тормышка ашыру програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүен бетерде.

Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелде дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди. Ул этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясе тормышка ашырылуы, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгуы турында Азатлыкка сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG