Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанлы" төшенчәсе бетерелә. "Бу — россиян милләтен төзүче империячел сәясәт нәтиҗәсе"


2011 елда Казанда урыс телен яклап узган митинг
2011 елда Казанда урыс телен яклап узган митинг

Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди. Ул этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясе тормышка ашырылуы, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгуы турында сөйләде.

Сентябрь азагында Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Моңа кадәр гамәлдә булган дәүләт програмында "гомумрусия ватандашлыгын һәм Татарстан ватандашы буларак үзбилгеләнүне ныгыту" максаты куелган иде.

Хәзер республика хакимиятенең төп максаты — "гомумрусия ватандашлыгы һәм үзбилгеләнүен, күпмилләтле Русиянең бердәмлеген куәтләү".

Яңартылган дәүләт програмы 2024-2026 елларга исәпләнгән. Гомум бюджетның күләме 145,2 млн сум тәшкил итә. Татарстаннарның 80 проценты үзен Русия ватандашлары белән тыгыз бәйләнештә булуын сизү максатына ирешү 2026 елга кадәр төгәлләнү планы куелган.

Програмны гамәлгә ашыру өчен җаваплы булачак Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова БИЗНЕС Online-га бу үзгәрешләрне техник мәсьәлә дип аңлаткан. Ул татар халкының милли үзбигеләнү програмы аерым эшли, бу мәсьәлә шуңа кагыла дигән. Шул ук вакытта ул Мәскәү басымы булмады дип әйткән.

Соңгы елларда Русиядә алып барылган сәясәт шуны ачык күрсәтә: милли республикаларның хокуклары кысыла, милли мәсьәләләр кысрыклана һәм урыс теленең йогынтысы арта. 2017 елда Татарстанда татар теле ихтыяри укытуга күчерелде, Русия белән республика арасында шартнамә озайтылмады. Ел башында Мәскәү басымы астында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде һәм республика "президент" атамасыннан, "суверенитет", "Татарстан ватандашлыгыннан" төшенчәләреннән колак какты. Шул ук вакытта республикада татар телен саклау комиссиясе башка телләр белән берләштерелде, ә урыс теле өчен аерым комиссия төзелде. Татарстанда татар кушымталы Русия паспортын алып булмый башлады.

Димәк, бу Русия хакимиятенең күптән хыялланган бер милләт төзү сәясәтен тормышка ашыруымы? Бүген үзен "татарстанлы" дип хис итүчеләр күпме? Азатлык тарихчы, этнолог Дамир Исхаков белән "татарстанлы" үзбилгеләнү турында сөйләште.

— Милли сәясәт програмыннан "татарстанлы" төшенчәсе юкка чыгу артында нәрсә ята дип уйлыйсыз? Моны Мәскәү басымы астында эшләгәннәрме?

— Бу, һичшиксез, Мәскәү басымы астында эшләнгән. Ул Русиядә алып барылган төп сәяси юнәлешкә туры килә. Әлеге сәясәтнең идеологик ягын билгеләүче Валерий Тишков (Русиянең Этнология һәм антропология институты мөдире - ред.) "россиян милләте" дигән төшенчәне кертте. Бу чынлыкта дәүләттә бер милләтне ныгыту дигән сүз. Моңа кадәр Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертеп аның нигезен ныгыттылар. Хәзер дәүләт булдыручы халык булып урыслар гына санала. Башка халыклар читтә тора. Урыс теле төп тел булып калды. Бу — империячел сәясәт. Әлеге юл белән барган вакытта Русиядәге федерализмның мәгънәсе калмый. Бу — Русия Конституциясендә әле юкка чыгарылмаган федераль дәүләт төзелешенә каршы килә торган тренд.

— Тишковның башка халыкларны, шул исәптән татарларны бер этник төркем итеп күзаллау сәясәте тормышка аша башладымы?

— Бу хәзерге сәясәттән дә ачык күренә. Татарга җырларга, биергә, күңел ачарга рөхсәт ителә. Тел һәм укыту мәсьәләсенә килгәндә милләт кысыла. Мәгариф өлкәсендә белем бирүнең төп теле булып урыс теле калды. Бу —чынлыкта сәяси мәсьәлә. Милләтнең төп билгеләренең берсе — туган тел. Әгәр дә аны үстерергә мөмкинлек юк икән, башка тел нигезендә яшәргә мәҗбүр буласың.

— Русия федерация дип аталса да, бүген де-факто — унитар дәүләт. Федерализмның юкка чыгуы татарстанлы үзбилгеләнүенә ничек йогынты ясый?

— Татарстан үзбилгеләнүенең нигезендә татар милләтенең үзбилгеләнүе ята иде. Әгәр дә татар юнәлешен кысасың икән, яисә көчсезләндерәсең икән, бу очракта татарстанлы үзбилгеләнүе дә кими дигән сүз. Татарстанда дәүләт төзүче милләт — татарлар. Аны юкка чыгарган вакытта Татарстанның да мәгънәсе бик калмый булып чыга. Исем җисеменә туры килми башлый һәм бар яктан да артка чигенү була. Бу мәсьәләне социологлар күптән тикшерде. "Татарстанлы" дигән үзбилгеләнү дә бар иде, ләкин бу татарның үзбилгеләнүеннән башка бер мәгънәсез нәрсә булып чыга.

— Гомумән, "татарстанлы" үзбилгеләнүе ул нәрсә? Аңа нәрсәләр керә?

— Бу Русиядә бер милләт кенә түгел, күп милләтләр дигән сүз. Әгәр Русия федерация икән, ул вакытта һәр республика артында торган халыклар да милләт булып оешкан була. Бу дөнья күләмендә дә шулай танылган. Республиканы бетерергә бик тырышсалар да, ул дәүләт формасы булып калуын дәвам итә. Русия ул милләтләр федерациясе буларак кына күзаллана ала. Бүгенге юл белән барсалар, федерализм юкка чыгачак. Бу империянең бер төре генә булып чыга.

Моңа кадәр Татарстан ватандашлыгы дигән төшенчә бар иде. Аны Конституциядән алып ташладылар. Чынлыкта паспортлар да юкка чыгарылды. Кем Татарстан ватандашы, шул кешенең татарстанлы дип саналырга хокукы бар иде. Хәзер "татарстанлы" дигән төшенчәнең мәгънәсе югала. Ягъни Казан губернасына охшаган бер нәрсә барлыкка килә дә, автоматик төстә "россиян милләте" генә кала. Әгәр дә ватандашлык булса, урыслар да "татарстанлы" үзбилгеләнүендә катнаша алыр иде. Моның өчен демократия, ватандашлык булуы кирәк.

— 1990 елда суверенитет яулап алынганнан соң Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев һәм аның сәяси киңәшчесе Рафаил Хәкимов "Татарстан милләте" яки "Татарстан моделе" дигән төшенчә уйлап тапты. Ни өчен республикада ул тормышка ашмады? Татарстан рәсмиләренең нинди хаталары булды?

— Бу төшенчә үз көчен югалтты. Моңа кадәр Хәкимов концепциясе нигезендә Татарстан милләте аерым бер сәяси берләшмә буларак күзаллана иде. Ул ялгыш корылды. Андый конструкцияне ясау өчен баштан ук һәр милләтнең үз урыны булырга һәм аның нигезен татарлар тәшкил итәргә тиеш. Ул татарлар һәм башка халыклар белән бергә хәрәкәт итсә һәм ватандашлык хокуклары алса гына оеша ала. Хәзер төп эчтәлекне тәшкил иткән татарлар юкка чыгарыла. Бу бер мәгънәсез конструкциягә әйләнеп калды.

— Аларның төп хатасы "Татарстан милләте" төшенчәсенә беренче урынга социаль-икътисади торыш куелуында булдымы?

— Бу милли яктан караганда мөмкин эш түгел. Хәзер бик каты итеп тырышып эшлисең дә, аннары аны Мәскәү үзенә күтәреп алып китә. Аннан халыкка нинди файда бар? Әгәр дә демократия һәм федерализм булса, халык үзенең сүзен әйтеп, Татарстанда күпме байлыкны калдырырга кирәклекне таләп итеп, керемнәрне бүлешергә мөмкин булыр иде. Гадәти илләрдә үзәк белән төбәкләр керемнәрне 50гә 50 итеп бүлешә. Хәзер күпме генә тырышып эшләсәң дә, теләсә-кайсы вакытта алып китәргә мөмкиннәр.

— Бүген үзләрен "татарстанлы" дип санаучылар күпме?

— Хәзер төгәл генә әйтеп булмый. Шулай да халыкның биштән бере үзен татарстанлы дип саный. 90нчы елларда мондый үзбилгеләнү республикада яшәүчеләрнең өчтән бере тәшкил итә иде. Бу социологик өйрәнүләргә нигезләнеп әйтелә. Хәзер әлеге мәсьәләне тикшермиләр дә.

— Татарстанда үзен "русияле" дип санаучылар күпме?

— Андыйлар да бар, ләкин процентлар белән әйтә алмыйм. Бездә ике үзбилгеләнү — "русияле" һәм "татарстанлы" дигән төшенчә бергә бара. Үзләрен "русияле" дип кенә санаучылар, "татарстанлылар" белән чыгыштырганда бер чамададыр, бәлки әзрәктер. Һәрхәлдә, элек шулай иде. Үзен "татарстанлы" дип санаучыларның күпчелеге үзен "русияле" дип тә әйтә.

— Сез элегрәк Башкортстан бу юл белән бармады, этнократия юнәлешендә китте дип сөйләгән идегез. Кем күбрәк отты: Татарстан милләтен төзүчеләрме, әллә Башкортстан этнократик режимынмы?

— Башкортстанда уңышлырак хәрәкәт итәләр. Алар үз файдасына күбрәк эшлиләр булып чыкты. Безнекеләрнең еракка карый белмәүләре сәбәпле, алар бу форсатны югалтты. Барыбер республикаларның нигезләрен төп халык тәшкил итә. Юкка гына республикалар шуларның исеме белән аталмаган. Анда башка халыкларга да тигезлек бирергә була, ләкин ул ничек корылудан тора. Дәүләт һәм башка халыклар теле мәсьәләсендә, нинди мәдәнияткә өстенлек бирүдә проблемнар бар. Башкортстан үз файдасына эшләде һәм шуңа да чагыштырмача отышлырак юлдан китте. Әмма бу кыска вакытка исәпләнгән сәясәт. Озак болай барып булмый. Демократия һәм нормаль тавыш бирүләр булса, башкортлар сайлап алган юл шунда ук өзелә. Шуңа күрә Татарстанның перспективалары отышлырак иде, ләкин моны демократия булса гына оештырырга була. Хәзер без оттырабыз.

— Татарстанда татар теле ихтыяри укытыла башлады, федераль үзәк белән республика арасындагы шартнамә озайтылмады. Узган елның 24 февраленнән соң Татарстанда урыс теленә өстенлек бирелә башлады. Урыс телен саклау комиссиясе булдырылды, татар теленеке башка телләр белән берләштерелде. Соңрак Конституцидән "ватандашлык" һәм "суверенитет" сүзләрен алдылар. Бу вакыйгалар "россиян милләтен" төзү сәясәтенең бер дисбесеме?

— Монда шовинистик бөек мәмләкәтчелек рухындагы сәясәт чәчәк ата. Төп милләт дип урысларны атыйлар. Калган халыклар урыс күзе төшсә генә яши. Соңгы вакытта югары уку йортлары өчен эшләнгән "Русия дәүләтчелеге нигезләре" дәреслегендә хәзерге яңа чорда элекке дәүләт тарихын кору теләге күренә. Анда беренче урында — урыслар. Калган халыклар көч-хәл белән генә искә алына. Бу шул тенденцияне күрсәтә.

— Русия тарихында бер милләт төзү, бер дин калдыру омтылышлары һәрвакыт булган. Сез тарихчы буларак бу нәрсә белән тәмамланыр дип уйлыйсыз?

— Киләчәккә караганда, бу — Русия өчен уңышлы сәясәт түгел. Бер генә мисал китерәм. Берләшкән милләтләр оешмасының 2050 елга ясалган фаразы нигезендә, Русиядә яшәүче мөселманнар 37-38 процентка җитәчәк. Әгәр православ һәм урысларны гына күтәрәсең икән, син халыкның зур өлешен читкә тибәсең дигән сүз. Мондый дәүләт беркайчан да чәчәк ата алмый. Бу сәясәтне вакытлыча корырга тырышып карарга була, киләчәктә исә ул яши алмаячак. Шуңа да татарларның хәле хәзер җиңел булмаса да, алга таба барыбер өмет бар дип уйлыйм. Демократия булуын башка халыклар да сораячак. Безгә пессимизмга бирелергә ярамый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG