Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты каршында урыс теле комиссиясе төзергә җыеналар


2011 елда Казанда урыс телен яклап узган митинг
2011 елда Казанда урыс телен яклап узган митинг

Комиссияне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин җитәкләр дип көтелә. Әле фәрманга кул куелмаган.

Татарстан президенты каршында урыс теле комиссиясе төзелергә мөмкин. Бу хакта Рөстәм Миңнехановның фәрман өлгесе хөкүмәт сайтында дөнья күрде. Әле фәрманга кул куелмаган, бу өлге генә. Ул ришвәткә каршы экспертиза уза.

Комиссия даими төстә эшләячәк диелә. Ул урыс телен куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып бару өчен булдырыла, дип әйтелә документта. Комиссия республика һәм федераль хакимият органнарына уртак эшчәнлек корырга ярдәм итәчәк.

Урыс теле комиссиясе алдында аерым бурычлар йөкләнгән:

— Урыс телен куллану мәсьәләләрендә уртак эшчәнлек оештыру;

— Урыс телен куллануга бәйле әһәмиятле мәсьәләләрне ачыклау;

— Урыс телен өйрәнү, иң яхшы практик, методик һәм технологияләрне куллану;

— Урыс әдәби телен куллануда проектларга ярдәм күрсәтү;

— Сөйләм халык иҗатын өйрәнү һәм саклау, сөйләм телен күтәрүгә юнәлгән башлангычларга ярдәм күрсәтү;

— Урыс теле турында белемне популярлаштыруга ярдәм итү.

Комиссиягә 36 кеше керәчәк, диелә фәрман өлгесендә. Аны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин җитәкләр дип көтелә. Аның урынбасары булып вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстанда урыс милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе Ирина Александровская булачак.

***

2017 елда Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана телен ихтыяри укытырга, урыс теле сәгатьләрен киметмәскә кушты. Соңрак ул урыс теле сәгатьләрен арттырырга, аның укыту дәрәҗәсен күтәрергә фәрман бирде. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

2017 елның октябрендә "Татариянең урыс телле ата-аналары комитеты"н үзгәртү нәтиҗәсендә "Татарстан ата-аналар берләшмәсе" (РоСТ) дип аталган яшерен оешма барлыкка килде. 2018 елның җәендә РоСТ Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга каршы көрәш планын бәян итте. РоСТның Вконтактедагы паблигы авторлары фаразлавынча, биш-алты елдан татарлар үзләре үк ана телен өйрәнүдән баш тартып тулысынча урыс теленә күчеп бетәчәк. 22 июльдә бу төркем Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәм туган телне мәҗбүри укытуга каршы чыкты.

2020 елда Русия Конституциясенә "рус теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелде.

2020 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен булдырды. Аны Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG