Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда өлкән сыйныф укучылары, училище һәм көллият студентларына хәрби күнегү җыеннары узачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җыеннар "ватандашларны хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү максатында" үтә.

Бу елның октябреннән киләсе елның июненә кадәр Татарстанда өлкән сыйныф укучыларыны һәм училище белән көллият студентларына хәрби күнегү җыеннары узачак. Бу хактагы боерыкны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документта әйтелгәнчә җыеннар "ватандашларны хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү максатында" үтә.

Җыеннарны соңгы ике елын укучыларга "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) дәресе кысаларында үткәрергә кушылган.

Моннан тыш 2024 елның апрелендә кадет мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары белән Казан танк училищесында биш көнлек җыеннар үткәрмәкчеләр, аларда коралдан ату да булачак.

Җыеннарда сәламәтлеге мөмкинлек бирүчеләр катнашачак. Катнаша алмаучылар теория материалын үзләштерү өчен өстәмә дәресләр алып, зачет тапшырачак.

  • 1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) предметының програмы үзгәрә. Төп әйбер – "Башлангыч хәрби әзерлек" (НВП) кайта. Ул 1990нчы елларда мәктәп програмыннан төшеп калган иде. 2024 елдан ОБЖ урынына югары сыйныфларда "Иминлек нигезләре" (ОБЗ) яки "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" (ОБЗР) дәресе кертелергә тиеш. Предметның атамасы әлегә төгәл билгеләнмәгән.
  • Яңа кулланмага ярашлы, үсмерләр хәрби бүлектә биш көн дәвамында күнегүләр узарга тиеш. Малайлар – мәҗбүри, кызлар – "аерым бер билгеләнгән вакытта ихтыяри рәвештә" катнаша. Җыеннар мәктәпкә якын хәрби бүлектә яки "махсус оештырылган урыннарда" узарга тиеш. Анда аларны окоплар казырга, сафка тезелеп йөрергә, мылтыктан атарга, гранат атарга, сугыш кыры буйлап йөрергә, кан туктатырга һәм "атом төш шартлавы булганда ниләр эшләргә" кирәклеген өйрәтәләр.
  • Мондый җыеннар уздыру турында Русия саклану министрлыгы һәм мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманнары 2010 елда ук чыккан иде. Ләкин бөтен мәктәпләр дә аларда катнашмады. 2023 елның язында, Украинада сугыш барган шартларда хәрби күнегүләрне мәҗбүри иттеләр һәм ата-аналар хәтта гаҗәпләнүләрен һәм ачуларын да белдерде.
  • Майда биш көнлек җыеннар уздыру турында хисаплар җирле хакимият һәм мәгариф министрлыгына караган күп сайтларда чыкты.
  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
  • Узган елдан хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагы

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG