Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче Ирек Мәгасүмов декабрьгә кадәр сак астында калачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәгасүмовны 12 августта 30 тәүлеккә кулга алдылар ә сентябрь башында 11 октябрьгә кадәр сак астына җибәргәннәр иде. Шулай да узган атнада фетнәчел Луһанскиның Югары мәхкәмәсе җинаять эше материалларын яңадан карауга җибәрде. Кичә тикшерү хәрбине кабат сак астына алуны сораган.

Русия каһарманы, Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмовны ике айга - 11 декабрьгә кадәр сак астына алганнар. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Басма мәгълүматынча, әлеге карарны кичә, 11 октябрь кичендә Луһански гарнизон мәхкәмәсе чыгарган.

Мәгасүмовны мәхкәмәгә кичә көндезге сәгать өчтә китергәннәр. Аның адвокатларына утырыш булачагы турында берничә сәгать алдан гына җиткергәннәр һәм алар аннексияләнгән Луһанскига вакытында килеп җитә алмаган диелә. Шулай да мәхкәмә утырышны уздырырга булган һәм Мәгасүмовка дәүләттән яклаучы биргәннәр. Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә үткән.

Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмов 11 августта аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаепләнә.

Бу көнне Луһанскидагы барда Мәгасүмов һәм тагын бер хәрби - Павел Яськевич ике кыз белән таныша. Кызлар хәрбиләрдән Макаров пистолеттан атып күрсәтүне сорый. Ахыры фаҗигале бетә, бер кыз ядрәдән алган ярадан вафат була.

Шул ук вакытта хәрбинең адвокатлары әйтүенчә, кызга пистолеттан аткан чакта Мәгасүмов анда бөтенләй булмаган. Павел Яськевич исә бу җинаятьтә гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Әмма тикшерү фаразынча, Мәгасүмов беркая китмәгән һәм ул исерек хәлдә ялгыш атып җибәргән. 16 сентябрьдә аңа гаепләү белдерелгән.

Ирек Мәгасүмовны 12 августта 30 тәүлеккә кулга алдылар ә сентябрь башында 11 октябрьгә кадәр сак астына җибәргәннәр иде. Шулай да узган атнада Луһански "халык республикасы"ның Югары мәхкәмәсе җинаять эше материалларын яңадан карауга җибәрде. Кичә тикшерү кабат хәрбине сак астына алуны сораган.

  • Быел августта Украинадагы сугышта катнашкан Ирек Мәгасүмовка Мәскәү Кремлендә Русия каһарманы исеме бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды. Хәрби Украинадагы сугышта беренче көннәрдән үк дип искәртелде.
  • 2022 елның 24 февралендә Путин фәрманы белән Русия хәрбиләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Русияләрнең Украинада кылган җинаятьләре турында хәбәр ителгәндә татар егетләренең дә исемнәре күзгә чалынды.
  • Былтыр май уртасында украин хатын-кызларын көчләүдә Татарстаннан хәрби - 21 яшьлек Булат Фассахов та катнашуы әйтелде. "Ул бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, бу солдат шул кызны көчләгән", диелгән иде Украина иминлек хезмәте хәбәрендә.
  • 2022 елда ноябрьдә 90нчы танк дивизиясенең 6нчы танк полкы хәрбиләре Ринат Хәкимҗанов һәм Арслан Салиховның Украинада йөкле хатын-кызны көчләүдә, кешеләрне талау һәм җәфалауда шикләнелүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG