Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) белдерү белән чыгыш ясады, ул Европа илләрен, 2024 елгы сайлаудан соң да хакимияттә калса, Русия президенты Владимир Путинның идарә итүен легитим түгел дип санарга чакыра.
Бу очракта Европа һуманитар багланышлардан тыш Русия белән бөтен элемтәләрне бетерергә тиеш, диелә белдерүдә.
ПАСЕда искәртүләренчә, Путин Русиядәге хакимиятендә 2000 елдан бирле президент яки премьер-министр булып тора.
Русия Конституциясенә 2020 елда кертелгән төзәтмәләр аңа бу вазифасында 2036 елга кадәр калырга мөмкинлек бирә.
Русия эчендәге оппонентларга каршы золымнар һәм Украинага һөҗүм аркасында Ассамблея илнең сәяси системында президент хакимияте контрольдә тотылмый башлады дигән нәтиҗәгә килгән.
"Шул кадәр озак вакыт эчендә президентның хакимияте чикләнмәве, көчле парламент, бәйсез мәхкәмә, ирекле матбугат һәм тере сивил җәмгыять булмавы Русияне диктатурага әйләндерде диярлек", диелгән документта.
ПАСЕның бертавыштан кабул ителгән резолюциясендә әйтелгәнчә, 2024 елдан соң Путинның президентлыгы Русия Конституциясен дә, халыкара хокукый принципларны да бозу булып каралачак.
Шулай ук парламентарийлар Русия җитәкчелеген һәм Путинны да гамәлләре өчен: Кырымны аннексияләүдән башлап, Донбасстагы сугыш һәм МН17не бәреп төшерү өчен җаваплылыкка тартырга тиешле махсус халыкара җинаять трибуналын булдыруны да хуплады.
- Сентябрьдә Европа шурасы парламент ассамблеясенең (ПАСЕ) юридик мәьәләләр һәм кеше хокуклары комиссиясе Русияне диктатура дип атады һәм 2020 елда аның Конституциясенә төзәтмәләр кертелү уңаеннан борчу белдерде.
- 2022 елның октябрендә ПАСЕ үзенең резолюциясендә Русияне "террорчы режим" дип атады.
- ПАСЕ-ның сәяси мәсьәләләргә кагылышлы резолюцияләре оешманың әгъза-илләре өчен мәҗбүри түгел.
- Былтыр мартта Русия Украинага каршы сугыш башлавы өчен Европа шурасыннан чыгарылган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум