Киров шәһәрендә Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм дәүләт фонды хезмәткәрләрен кыйнаган өчен "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчысы тоткарланган.
Ул хезмәткәрләрдән документларын торгызырга булышуларын таләп иткән, дип җиткерә ASTRA.
Бу хәл кичә, 16 октябрьдә булган. "Вагнер"ның моңарчы хөкем ителгән 37 яшьлек яллы сугышчысы, Украинадагы сугышта катнашкан Максим Иванов Кировтагы "Ватанны яклаучылар" ("Защитники отечества") фондына килгән. Басма мәгълүматынча, ул документларын торгызырга ярдәм сораган һәм ызгыш башланган. Ызгыш барганда Иванов фонд филиалы җитәкчесе Александр Матвеевны һәм фондның тагын ике хезмәткәрен: Наталья Швецованы һәм Константин Памаскинны кыйнаган.
Матвееваның күкрәк читлеге бәрелгән, шулай ук медицина хезмәткәрләре Швецованың - арт санында, Памаскинаның битендә бәрелүләр теркәгән.
Хәрбине тоткарлаганнар.
- Соңгы вакытларда медиаларда Украинадагы сугыштан кайтучылар кылган җинаятьләр, шул исәптән үтерүләр турында хәбәрләр даими чыгып килә. 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
- Брянски гарнизон мәхкәмәсе сугышта катнашкан ирне 10 яшьлек үги кызын көчләүдә гаепле дип табып 15 елга хөкем итте.
- Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
- Июнь ахырында Казанда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышта катнашкан Владимир Лернерны тоткарлаганнар иде, ул наркотиклар сатмакчы булуда гаепләнә.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
- Русия мәхкәмәләре Украинадагы сугышта катнашканнарга кылган җинаятьләре өчен хөкем карары чыгарганда 97 процент очракта җәзаны йомшарта.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум