Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары Русия Административ хокук бозулар кодексының 1.8 маддәсенә үзгәрешләр кертүне бертавыштан хуплаган.
Шулай итеп, депутатлар Русиядән читтә яшәүчеләрне "интернетта һәм медиада дөреслеккә туры килмәүче, иҗтимагый тәртипкә куркыныч тудырырдай мөһим мәгълүмат тараткан", "дәүләт башлыгын, түрәләрне һәм дәүләт символлларын мәсхәрәләгән", "дошманлык яки нәфрәт уяткан", "Русия бөтенлеген бозарга чакырган", "Русия гаскәрен дискредитацияләгән", "Русиягә һәм аның ватандашларына чикләүләр кертергә чакырган" өчен җәзага тартуны тәкъдим итә.
Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашкан" өчен генә (Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе) җаваплылыкка тарта алалар. Шул ук вакытта чит илдә яшәүче русияләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.
Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары үз тәкъдимнәрен Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы (түрәләр моны "махсус хәрби операция" дип атый) белән аңлата, янәсе чит илдән торып сугышка каршы фикер белдерү "очраклары арткан".
"Төрле иҗтимагый лидерларның һәм активистларның чит дәүләтләрдә килеш Русия мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлек алып баруына ачык мисаллар бар. Бу затларга гамәлдәге кануннарга ярашлы профилактик йогынты ясардай чаралар күреп булмый", диелә канун өлгесенә аңлатма язуында.
Дәүләт шурасы утырышында канун өлгесен канунлылык комитеты башлыгы урынбасары Александр Чубаров тәкъдим иткән. Фикер алышулар булмаган, канун өлгесен бертавыштан хуплаганнар. Татарстан тәкъдимен Русия Думасында республикадан депутат, "Бердәм Русия" фракциясе әгъзасы Айрат Фәррахов тәкъдим итәчәк.
- 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
- Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була, медиаларга сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
- Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
- 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум