Төркиянең Казандагы баш консулы итеп 53 яшьлек Угур Йылмаз билгеләнде. Элегрәк ул Төркия тышкы эшләр министрлыгының кадрлар баш идарәсендә эшләгән. Мәгүлүматны "Бизнес Online"га баш консуллыкта раслаганнар.
Аңа кадәр баш консул булып дүрт ел бу Исмәт Эрикан эшләгән иде.
Төркия кануннарына ярашлы, яңа баш консулның беренче эш көне 1 октябрьдә үк булган, әмма Русия ягы аны шушы көннәрдә генә килештергән. Дипломат якында рәсми очрашулар үткәрә башлаячак.
- Угур Йылмаз 2001 елда, беренче тапкыр чит илгә билгеләнүе сыйфатында, Монголиягә китә.
- 2004 елдан 2007 елга кадәр Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасында Төркиянең Даими вәкиллегендә эшли.
- Төрле елларда Төркия тышкы эшләр министрлыгы үзәк идарәсендә кадрлар департаментында, Төркиянең Вашингтондагы илчелегендә эшли, Төркиянең Эдинбургтагы баш консуллыгында консул һәм баш консул урынбасары буларак хезмәт куя.
- 2019-2021 елларда Төркиянең Багдадтагы илчелегендә киңәшче була.
- Йылмаз инглиз телен белә, өйләнмәгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум