Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны кулга алуны сорый


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Мәхкәмә утырышы бүген, 20 октябрьдә Казан вакыты белән 13:00 сәгатьтә узачак дип көтелә.

Тикшерүчеләр Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны кулга алуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Казанның Совет районы мәхкәмәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Утырыш Казан вакыты белән 13:00 сәгатьтә булачак дип көтелә.

Тикшерү Алсу Кормашеваны Җинаять кодексының 330.1 маддәсе 3 өлешендә гаепләргә җыена. Ул "Максатчан рәвешә Русиянең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге турында мәгълүматлар җыйган затның (аларны чит ил чыганаклары Русия иминлегенә каршы куллана ала) үзен ят агент исемлегенә кертү өчен кирәкле документларны вәкаләтле оешмага тапшырмавы"ннан гыйбарәт.

Дөньякүләм сәясәтчеләр, хокук яклау оешмалары Кормашеваны журналистик эшчәнлеге өчен эзәрлеклиләр дип белдерүләр ясый һәм аны кичекмәстән азат итәргә өнди.

18 октябрьдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Шул вакыттан бирле ул вакытлыча тоту изоляторында. Ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган.

18 октябрь кичендә Азат Европа/Азатлык радиосы президенты вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин Алсу Кормашеваны гаиләсе янына кире кайта алсын өчен азат итәргә чакырды.

Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да - Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Нәтиҗәдә Казан җәмәгать мәхкәмәсе журналистка икенче ватандашлык турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен штраф салды. Әлегә хөкем карары кануни көченә кермәде.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • Былтыр Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG