Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә туристларга торак арендасы 30 процентка кыйбатланачак


Төркиянең Истамбул шәһәре. Архив фотосы
Төркиянең Истамбул шәһәре. Архив фотосы

1 гыйнвардан Төркиядә  фатир хуҗаларына  бары тик лицензия алсалар һәм башка төрле шартларны үтәсәләр генә фатирларын туристларга арендага бирергә рөхсәт ителәчәк. Документлар алу чыгымнары зур, фатирын арендага бирүчеләр кимиячәк, димәк аренда бәяләре дә артачак дип фаразлыйлар.

Төркиядә яңа канун аркасында кыска вакытка торак арендалауга бәяләр артачак. Бу хакта Русия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) җиткерә.

2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк канунга ярашлы, торагын арендага бирүчеләрнең лицензия алуга, документлар җыюга, туристик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә чыгымнары һәм салымнары артачак.

"Без киләсе елдан Төркиядә туристларга арендага фатир һәм башка төрле яшәү урыннары бирүгә бәяләр уртача 30-35 процентка артыр дип фаразлыйбыз", дип белдергән Төркиянең кунакханәләр тармагында эшләүче бер вәкил.

Төркия парламенты туристлар өчен торак арендалау турындагы яңа канунның беренче өлешен кабул итте. Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап Төркиядә фатир хуҗаларына бары тик лицензия алсалар һәм башка төрле шартларны үтәсәләр генә фатирларын туристларга арендага бирергә рөхсәт ителәчәк. Бу 100 көнгә кадәр арендага бирелгән торакка кагыла. Таләпләрне үтәмәүчеләргә зур штрафлар каралган.

Урта диңгез туроператорлары һәм кунакханәләр ассоциациясе президенты Каан Кавалоглу сүзләренчә, быел Анталия яр буенда ял иткән туристларның 19 проценты кунакханәләрдә түгел, арендаланган фатирларда, виллаларда яшәгән.

  • Быелгы җәйдә Төркия беренче тапкыр русияләр өчен иң кыйммәтле ял итү урыннарының бишлегенә керде.
  • Төркиядә соңгы вакытта яшәү кыйммәтләнде, азык-төлеккә, ягулыкка һәм башкаларга бәяләр артты. Бу исә кунакханәләрнең чыгымнары артуга, моның белән беррәттән Төркиядәге ялның кыйбатлануына да китерде.
  • Күптән түгел билгеле булганча, Төркия хакимиятләре торак сатып алу юлы белән вакытлыча яшәүгә рөхсәт тә алырга теләүчеләр өчен шартларны кырыслата. Әйтик элек кечкенәрәк шәһәрләрдән кимендә 50 мең долларлык, зур шәһәрләрдән кимендә 75 мең долларлык фатир алучыларга вакытлыча яшәүгә рөхсәт тә биргән булсалар, хәзер исә кимендә 200 мең доллар торган күчемсез милек алырга кирәк булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG