Төркия торак сатып алу юлы белән вакытлыча яшәүгә рөхсәт тә алырга төләүчеләр өчен шартларны кырыслата. Әйтик элек кечкенәрәк шәһәрләрдән кимендә 50 мең долларлык, зур шәһәрләрдән кимендә 75 мең долларлык фатир алучыларга вакытлыча яшәүгә рөхсәт тә биргән булсалар, хәзер исә кимендә 200 мең доллар торган күчемсез милек алырга кирәк булачак. Бу хакта "Аlanyahaber" басмасы җиткерә.
Төркиянең Аланиядәге Чит ил ватандашлары мәҗлесе башлыгы Абдуллаһ Караоглу сүзләренчә, канун 16 октябрьдән гамәлгә кергән. Канунга ярашлы, төркиядә яшәргә теләгән чит ил ватандашларына күчемсез милек хуҗасы булу гына җимәячәк.
"200 мең доллардан арзанрак торган торакка ия чит ил ватандашлары Төркиядә яшәүгә рөхсәт ала алмаячак. Хәтта бу милеккә ия булуы турындагы документлары булса да. Моннан тыш, яшәүгә рөхсәт алу өчен торакның 200 мең долларлык булуы турында экспертиза белешмәсе кирәк", диде ул.
Азатлыкка әлеге мәгълүматны Төркия миграция идарәсендә дә расладылар.
- Узган ел Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучылар арасында русияләр беренче урынга чыккан. Былтыр мондый рөхсәт барлыгы 153 мең русиялегә бирелгән.
- 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татар һәм башкортларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак. Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты.
- Казаннан китүчеләрнең күбесе Төркиягә килеп төпләнергә туры килүне шәхси фаҗига дип кабул итте. Йорт, фатирларын, туганнарын, дусларын, бизнес, уңай мохитен калдырып ашык-пошык чыгып китәргә туры килгән.
- Авыр хәлдә калган яңа буын мөһаҗирләренә бер гасыр элек үз туфракларын калдырып киткән татар мөһаҗирләре ярдәм кулы сузган мисаллар да булды. Төркиянең Искешәһәр каласында яшәүче элекке буын татарлары яңа килгәннәргә булышты. Аларга яшәү рөхсәте алуда, фатир табуда, эш эзләүдә һәм башка проблемнарны хәл итүдә терәк булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум