Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучылар арасында русияләр беренче урынга чыккан


Истанбул күренеше
Истанбул күренеше

Былтыр мондый рөхсәт барлыгы 153 мең русиялегә бирелгән диелә. 

Узган ел Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучылар арасында русияләр беренче урынга чыккан. Бу хакта илнең миграция идарәсе белешмәләренә таянып, "РИА Новости" яза.

2022 елда Русиянең 153 мең ватандашы Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алган диелә. Шуларның 132 меңенә туристларга каралган рөхсәт бирелгән, ул кыска вакыт эчендә – бер елга кадәр гамәлдә була.

Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучылар арасында икенче уранда Гыйрак ватандашлары ( 131 мең кеше), өченчедә – сүрияләр (100 мең кеше) тора. Украинаның 47 мең ватандашына яшәүгә рөхсәт бирелгән диелә.

Чит ил ватандашлары күпчелек Истанбулда ( 706 мең кеше) һәм Анталиядә (158 мең кешедән артык) теркәлгән.

  • Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлангач, ә сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Русиядән чыгып китүчеләр күп булды. Быелгы ике зур мөһаҗирлек дулкыннары Төркиягә дә кагылды: февраль-мартта килүчеләр Истанбул, Анталия, Бурса кебек зур, популяр шәһәрләрне сайласа, сентябрь-октябрьдә килүчеләр Төркиянең Мәрсин, Адана, Мардин кебек шәһәрләрен дә "ачты".
  • Шул ук вакытта Төркиянең миграция идарәсе (Гөч идарәсе) Русия ватандашларына, шул исәптән татарларга фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады.
  • Бу хакта рәсми белдерү булмаса да, 26 декабрьдән миграция хезмәте мөрәҗәгать итүчеләрне рәттән кире бора. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына протест белдереп һәм мобилизациядән качып китүчеләр кире үз илләренә сөрелергә мөмкин.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG