Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның Руставели урамында җәнҗаллы йорт төзелешенә каршы чыгучылар Радий Хәбировка әйткән сүзләрен хәтерләтеп бер пар мөгез китергән


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Шул рәвешле алар аңа "мөгезләрем белән терәлермен", әмма төзелешкә ирек бирмәм дигән сүзләрен хәтерләтмәкче булган. Видеодан күренгәнчә, активистларны Башкортстан башлыгы янына кертмиләр, "эш сәфәрендә" булуын әйтәләр. Бераздан полиция хезмәткәрләре килеп активистларның документларын тикшерә башлый.

Бүген, 25 октябрьдә Уфаның Шота Руставели урамы 5нче йортында яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбировка бер пар мөгез тапшыру өчен Башкортстан хөкүмәт йортына килгән. Алар иске йортларга якын итеп утыз дүрт катлы йорт төзүгә каршы чыга.

Шул рәвешле алар республика башлыгына "мөгезләрем белән терәлермен", әмма төзелешкә ирек бирмәм дигән сүзләрен хәтерләтмәкче булган. Бу хакта "Пруфы" җиткерә.

Видеодан күренгәнчә, активистлар үзләрен республика башлыгы янына кертүне сорый, әмма аларга Хәбировның "эш сәфәрендә" булуын әйтәләр. Бераздан активистлар янына полиция хезмәткәрләре килүе күренә.

"Һәрвакыттагыча классика - полициясез булмады. Безнең җирле хакимият җирле гражданнардан әнә шулай саклана, полиция белән безне туктатмакчы була. Һәр кешегә берешәр полиция хезмәткәре килде, тиздән бөтенесе җыелыр", дип искәртә видеода активист Алла Яковлева.

Быел 5 июньдә Шота Руставели урамы 5нче йортында яшәүчеләр Хәбировка эчәге бирергә килгән иде. Ул чакта алар Хәбировның төзүчеләргә "Минем белән сугышып эчәгегез тишелер", дигән сүзләрен хәтерләтмәкче булды. "Радий Фәрит улы кем кемнең эчәгесен тишүен ачыклый алыр дип ышанабыз", диде активистлар.

2020 елда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Уфаның Шота Руставели урамы 5нче йорты янында барган төзелешне карарга килгән иде. Ул иске йортларга якын итеп утыз дүрт катлы йорт төзү ярамый дип белдерде.

"7х7" хәбәр итүенчә, 2021 елның мартында мәхкәмә төзелешне тыюдан баш тарткан. 2022 елның сентябрендә мэрия урам төзелеше проектын раслаган.

  • Шота Руставели урамындагы бишенче йортта яшәүчеләр 2013 елдан ук ишегалларында күпкатлы йорт төзүгә каршы көрәшә. Төзелеш башлангач, җир тибрәлүләре нәтиҗәсендә 1975 елда ук салынган иске йортның диварларында сантимер ярымга җиткән ярыклар барлыкка килгән.
  • 2020 елда активистлар бу бәлагә игътибар юнәлтү өчен күп санлы чаралар уздырды. Әлеге җәнҗаллы йортта яшәүчеләр вәкиле Алла Яковлева июль аенда Мәскәүдә Кызыл мәйданда да пикет уздырды. Июнь аенда Уфа мэриясенә кадәр тәре йөреше дә үтте, шул ук айда сигез кеше башкала хакимияте каршында тезләнеп тә торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG