10 октябрь көнне Мордовиянең Аксюн авылыннан 30 яшьлек Александр Родновның (мөселманча исеме Али) Украина сугышында һәлак булуы билгеле була. Ул сугышка узган елның 27 сентябрендә мобилизацияләнә. Повестка ул эшли торган ВКМ-Сталь заводына килә. Роднов әле күптән түгел генә ялга кайтып киткән була.
Үлә калсам, мине һичшиксез мөселманча Аксюн авылында җирләгез, дип әйтте
"Гыйнвар аенда ялга бер кайтып киткән иде, августта тагын кайтты. Шул кайтканда сизенгән микән, әгәр үлә калсам, мине һичшиксез мөселманча Аксюн авылында җирләгез дип әйтте, ә болай аның теркәлү урыны Саранскида иде. Ул ислам диненә күчеп, Али исемен алды, 2016 елны никах укыттык", ди хатыны Алсу Роднова.
Ләкин мәетне кайтарганчы авылдагы имамнар юу, җирләү эшләрен башкарырга ышандырса да, соңрак баш тарта башлаганнар.
"14 октябрь мәетне кич Ростовтан очкыч белән – Сембергә, 15 октябрьдә Сембердән Саранскига китерделәр. Саранскида хәрбиләр каршы алды. Аннары үзен өйгә алып кайттык. Хәбәрне әйтергә дип Саранскидагы Зәки хәзрәт Айзатуллинга бардым. Ирем аны бик ихтирам итә иде. Исламны да аннан кабул итте, никахны да безгә ул укыды. "Бәлки, мәетне сез юарсыз?" дидем. "Алсу, авыл муллалары яратмас бит, алар хәл итсен", диде. Без шулай намус кушканча эшләргә карар иттек.
Озакламый өйгә авылдагы мулла Фатыйх Шәфиев килде. "Мөселман исеме алганмы, ислам дине кабул иткәнме", дип сорашты. "Борчылмагыз, кайгырмагыз, үзем юачакмын", диде. Ул иремнең мәете кайтарыласы көнне кич килгән иде.
Ул киткәч, шәһәргә үлемтекләр алырга чыктык. Дөрес алдыкмы дип, алган әйберләр исемлеге мәсьәләсендә киңәшергә дип мәчеткә кердем. Бәлки, өстәмә тагын нидер аласы булыр дип уйладым. Башыңа төшкәне булмагач, белеп бетермисең.
Анда миңа каршыма тагын бер имам – Фатыйх хәзрәтнең туганы Фаил Шәфиев очрады. Мин аңа бөтенләй башка бер сорау белән килдем, ә ул миңа исәнләшүгә ук: "Ул урыс, без аны юмыячакбыз", дияргә тотынды. Ник килгәнемне дә оныттым. Мин әйтәм: "Урыс булса да, ул мөселман", дидем. "Кем сезгә никах укыды, кем динен алыштырды?" – "Зәки хәзрәт" дигәч, – "Ә ник мәчеттәге Фәһим мулладан (Фәһим Шәфиев – күптән түгел дүрт елга хөкем ителгән мулла – ред.) укытмадыгыз?" – ди. Алар, Шәфиевләр, бер нәселдән, икеме-өчме буын туганнар.
Ул - урыс, без аны юмыячакбыз, дияргә тотындылар
Шуннан тагын икенче мәчеттәге Нәкыйп хәзрәткә киттем, әмма ул да башта мәетне юарга ышандырган булса, соңрак "килә алмыйм", диде. "Мәчеттә юарга кирәк булган бөтен әйберне алыгыз, әмма үзем була алмыйм" дип әйтте.
Мин Зәки хәзрәткә (Айзатуллин - ред.) шалтыратып еладым, чөнки инде кабер казырга киткәннәр иде. " Елама, Алсу, җаен табарбыз", диде. Үзенә башка авылга китәргә кирәк иде, шуңа ул Татар Таулы авылыннан Дамир Биккинин дигән имамны җибәрде. Ул барысын да җиренә җиткереп эшләде. Мәет вакытында Аксюнда җирләнде.
Иремнең әйткәнен үтәдем, әмма муллаларның үзләрен шулай тотуларына аптырадым. Алар үз наданлыгын күрсәтте. Имеш, исламны башка муллада кабул иткән, башка мулла никах укыган икән, ул җирләсен булып чыга. Гәрчә, алар урыс булганга дип ишарә ясарга тырышты, имеш, аның исламны кабул итүенә ышанып җитмиләр. Алар бөтен авыл халкын безгә каршы котыртып бетерде. Авылда "урысны күмәләр" дип сөйли башладылар. Әмма ул муллаларның авылда ислам динен кабул иткән урысларны җирләгәннәре бар бит", ди Алсу ханым ярсып.
Азатлык бу хәлгә аңлатма алырга теләп Фатыйх хәзрәткә дә шалтыраткан иде, әмма телефоны сүнгән булды.
Алсу Роднова әйтүенчә, Украина сугышыннан узган ел ноябрьдә бер авыл кешесе мәетен кайтарып җирләгән булганнар.
"Минем ирем – икенчесе. Авылдан беренче мобилизациядә дүрт кеше китте, узган ел октябрь чакырылышында тагын күпмедер кешене алдылар .
Иремне 27 сентябрьдә хәрби комиссариаттан Сембергә озаттылар. 10 октябрьдә фронтка җибәрделәр. Нәкъ бер елдан, 10 октябрьдә үлеме турында хәбәр килде.
Ул башта югалды, элемтәгә чыкмады. Мин аңламадым. Элемтәгә чыкмаса да, мин аның кайчан челтәрдәме-юкмы икәнен элек күрә идем. Ул үзе шалтырата, безгә шалтыратырга ярамый иде. Элемтәгә чыкмагач, бер тәүлектән миңа телефоннан шалтыратып үлем хәбәрен әйттеләр. Ул Херсон ягында иде", ди Роднова.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум