Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мордовиядә татар балалары арасында милләтен "мөселман" дип әйтүчеләр бар"


"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар

Саранскида татар авылларына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы узган. Хакимият вәкилләре дә катнашкан бу чарада Азюркадагы мөслимәләрнең яулыкларын салдыру, авыл мәктәбенә ябылу куркынычы янау турында татарлар бер сүз дә әйтмәгән.

2 июнь көнне Мордовиянең Сарански шәһәрендә "Татар авыллары: милли көнкүреш һәм дин" дигән түгәрәк өстәл утырышы узган. Аны Мордовия башлыгы идарәсе, мәгариф министрлыгы, мәдәният һәм туризм министрлыгы, “Якташлар” татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән ислам мәдәни үзәге оештырган. Әлеге чараның модераторы булган “Якташлар” идарәсе рәисе, Мордовия җәмәгать пулаты вәкиле Надия Азисова белән сөйләштек.

– Надия ханым, бу “түгәрәк өстәл”дә кемнәр катнашты һәм нинди мәсьәләләр каралды.

– “Түгәрәк өстәл” дә республика хакимияте вәкилләре дә, мәктәп җитәкчеләре, татар укытучылар, ферма башлыклары, татар җәмәгатьчелеге дә бар иде.

Милли сәясәттән башлап авыл яшьләренә караган мәсьәләләргә кадәр сөйләштек. Бу утырыш төрле дискуссияләр өчен ачык иде. Анда мордва һәм урыс авылларындагы кебек татар авылларында да яшьләрнең исерткеч эчемлекләр, наркотик куллану очраклары булуы әйтелде. Иң зур проблема ул эшсезлек, яшәеш дәрәҗәсе түбән булуы. Авылда татарлыкны төп саклаучы булып мәктәп тора. Шуңа имамнар һәм хакимият вәкилләре чакыру булганда гына түгел, ә үзләре белеп яшьләр белән очрашулар уздырырга тиеш дигән фикер әйтелде.

– Татарлар күпләп яшәгән Азюрка авылы мәктәбенең лицензиясен алу белән яныйлар. Бу мәсьәлә каралдымы?

Надия Азисова
Надия Азисова

– Азюркадан татар мәктәбе мөдире, шулай ук хакимият идарәсеннән дә җитәкчеләр килгәннәр иде. Мәктәп мәсьәләсе бөтенләй күтәрелмәде. Гәрчә анда Мордовия республикасы мәгариф министрлыгыннан да вәкилләр, республика башлыгының милли эшләр идарәсе вәкилләре дә бар иде. Азюркага билгеләнгән мәктәпнең яңа мөдире Адиля Янгличева да бер сүз әйтмәде.

Мин бу чараның алып баручысы идем һәм хәтта дискуссия булсын дип тә тырыштым, чөнки күп авыллардан катнаштылар. Күбесе мәктәптә чараларда татар, мордва һәм урыс телләренең күпме кулланылышы турында сөйләде.

Татарлар гомум ватандашлар җәмгыяте нигезендә үсеш алуын, әмма шул ук вакытта үз традицияләрен, телләрен саклаулары әйтелде. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, 85-86% татар үз ана телендә сөйләшә, 100% традицияләрне саклый. Шул ук вакытта яшьләр үзләрен кайда куярга белмәгән очраклар күзәтелә, әмма бу инде гомум проблема.

– Мордовиядә мөселманнары һәрдаим үрнәк буларак күрсәтелә, анда эчкечелек, наркомания ят нәрсә дип күрсәтелә.

​– Бу иллюзия. Глобаль проблемнар мондагы татар авылларына да үтеп керде. Спайслар инде зур татар авылларында кулланылуы күзәтелә. Мөселманнар Диния нәзарәте яшьләрне инде төрле мәдәни, спорт чараларга тартырга тырыша. Бездә өч мөфтият эшли. Аларның һәркайсы яшьләрне урамда болганып йөрүдән саклап калу өчен тырышлык куя. Футбол такымнары да, хоккей такымнары да оештырылды. Алар инде югары дәрәҗәдә уеннарда катнаша. Шулай да яшьләр белән әле эшлисе эш байтак.

– Кайбер төбәкләрдә татар мәктәпләренә ябылу яный. Мордовиядә бу хәл ничек тора. Бу хакта сөйләшмәделәрме?

– Алай ябылу куркынычы янаган мәктәпләр юк. Элек инде бер авылда ябылган иде. (Кайсы авыл икәнне әйтә алмады - ред.) Шуннан килгән имам Рафаил хәзрәт мондый мәсьәлә туса көрәшергә кирәклекне әйтте, чөнки мәктәп булмаган авыл әкренләп бетүгә таба бара.

Монда бит без үзебез дә күпмедер гаепле. Кайбер зур авылларда кайвакыт сыйфатлы белем бирелми, шуңа ата-аналар балаларын укытырга күрше урыс авылына йөртә. Мәктәп ябык түгел, укытучылар бар, шул ук вакытта алар шартлар яхшырак булу сәбәпле, балаларын күрше Большеелховская мәктәбенә бирә.

Шуңа мәктәп җитәкчесе, укытучылардан да күп әйбер тора. Ата-аналар балаларын яхшы укытучыларда укытырга тели. Берүк укытучы математика, химия, физиканы да укыта икән, укучы БДИны бирә алмаячак. Нәтиҗәдә ул югары уку йортына керә алмаячак. Һәрвакыт хакимиятне дә гаепләп булмый.

Шул ук шактый зур булган Аксюн авылында балалар бакчасы инде күптән юк, шуңа алар сабыйларын Большеелховкага, я Саранскига илтәләр. Димәк ул балалар инде мәктәпкә дә шунда кала дигән сүз. Барысын да балалар бакчасыннан башларга кирәк. Бәлкем дәүләт финанслый торган гаилә балалар бакчасы булдырыргадыр.

Өйдә татарча сөйләшмәсәк, ана телен саклап калып булмаячак. Беренче чиратта эшне гаиләдән башларга кирәк.

Шул ук вакытта кайбер мәктәптә милләт турында сорагач "мөселман" дип җавап бирәләр. Милләт билгесе югалып бара. Гарәпләшү арта. Моңа игътибар итәргә кирәк. Барысы да традицион ислам нигезендә булырга тиеш.

– Мордовия мәктәпләрендә "Православ мәдәнияте нигезләре" дәресләре укытыламы, анда мөселман булган балаларны йөрергә мәҗбүр итмиләрме?

– Бу хакта очрашуда сүз булды. Ата-аналар күбрәк дөньяви әхлак дәресләрен сайлый. Көчләп ниндидер динне укыту бездә юк. Мордовиядә милләтара проблемнар юк һәм һәр халык дустанә яши.

– Азюрка мөселманнары яулык мәсьәләсендә Русия югары мәхкәмәсенә кадәр җитте. Алар мөгаен проблем юк дип санамыйдыр.

– Әйе моңа кадәр мондый низаглар булмаган иде. Шуңа да карамастан ул мәсьәләне хокукый мохиттә хәл итәргә кирәк. Без барыбыз да Русия ватандашлары. Монда мөселманнарның да, христианнарның да мәнфәгатьләрен истә тотарга кирәк. Шулай да башбаштаклык булырга тиеш түгел. Мәсьәлә хокукый нигездә хәл ителмәсә Татарстанда да, Башкортстанда да проблема чыга ала.

XS
SM
MD
LG