Кичә, 26 октябрь кичендә Курски атом электр станциясенә өч пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Бу хакта бүген иртән станциянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Курски атом электростанциясе Telegram-каналында әйтелгәнчә, җәрәхәтләнүчеләр дә җимереклекләр дә юк, станция гадәти тәртиптә эшли, радиация фоны нормаль дәрәҗәләрдә.
Кичә кич Русия саклану министрлыгы Курски өлкәсендә очкыч төрендәге өч дронның бәреп төшерелүен яки тотып алынуын белдергән иде. Аларның берсе атом электростанциясе урнашкан Курчатов шәһәре тирәсенә төшкән диелде. Министрлык атом электр станциясенә һөҗүм турында хәбәр итмәде.
Baza Telegram-каналы мәгълүматынча, бу өч дрон да Курски АЭСына һөҗүм иткән. Аларның икесе шартлаткыч җайланмалар белән очкан, әмма ни сәбәпледер алар шартламаган. Басма мәгълүматынча өченче пилотсыз очкыч атом-төш калдыклары келәте янында шартлаган. Нәтиҗәдә келәт бинасының алгы ягы зарарланган диелә.
Бу Украина белән чиктән якынча 70 чакрымда урнашкан Курчатов шәһәренә беренче һөҗүм генә түгел. 14 июльдә Русия хакимиятләре атом электр станциясеннән берничә чакрым ераклыкта пилотсыз очкыч төшүен (яки бәреп төшерелүен) җиткергән иде.
Сентябрь башында Курчатовка дрон төшүе хәбәр ителде. Русия хакимиятләре шәһәргә Украина һөҗүм итә дип белдерә, Киев моңа фикер белдерми.
- 2023 елның беренче ун аенда Русия дәүләт ширкәтләре һәм оешмалары пилотсыз очкычлардан саклану өчен кимендә 1,06 миллиард сум тоткан.
- Дроннардан саклануга иң күп акчаны Смоленски атом электростанциясе биргән. Ул Украина белән чиктән 200 чакрымда урнашкан. "Росатом"ның бүлек оешмасы аны пилотсыз очкычлардан яклауга 348,7 млн сум бүлеп биргән. Әлеге эшләрне 2023 елның 8 декабренә кадәр тәмамламакчылар.
- Русия ширкәтләре дроннардан саклануга узган ел белән чагыштырганда алты тапкыр күбрәк акча тоткан. Былтыр моңа 167 миллион сум киткән. Ә сугышка кадәрге чор - 2021 ел белән чагыштырганда 49 тапкырга күбрәк акча чыккан. Ул елны дроннардан саклануга 21,5 миллион гына тотканнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум