2023 елның 9 аенда Татарстанның кече нефть ширкәтләре республиканың берләштерелгән бюджетына 5 млрд сум күләмендә салым күчергән. Бу узган елның шушы чорыннан 8 процентка азрак. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.
"Моның узган елдан азрак икәне аңлашыла. Бу салым канунына кергән үзгәрешләр белән бәйле", диде ул.
Аның сүзләренчә, Татарстан нефть ширкәтләре Якын Көнчыгышта һәм сугышка бәйле "геосәяси тотрыксызлык" шартларында эшләргә мәҗбүр.
9 ай вакыт эчендә Urals нефтенең бер мичкә бәясе уртача 58,5 доллар тәшкил иткән. Бу узган елдан 1,3 тапкырга азрак, диде Миңнеханов. Шулай да июль аеннан нефть бәясе үсә башлады һәм 83 долларга кадәр җитте.
Белешмә: Urals нефть маркасы
Urals — Русия экспорт итә торган нефть катнашмасы маркасы. Татарстан һәм Башкортстанда чыгарыла торган авыр, югары күкертле нефть, Ханты-Манси бүлгесендә чыгарыла торган Siberian Light маркалы нефть белән "Транснефть" үткәргечләр системында кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Югары күкертле нефть кушылу сәбәпле Urals маркалы нефть бәясе Brent һәм WTI маркалы нефть бәясеннән түбәнрәк.
Шул ук вакытта Татарстанда нефть узган ел күләмендә табылган. Быелның 9 аенда республикада 26,4 млн тонна кара алтын чыгарылган. Шуның 20 проценты кече нефть ширкәтләренә, 80 проценты – "Татнефть" оешмасына туры килә.
Моңа кадәр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән "Татнефть" һәм "Танеко" ширкәте республикага күчергән салымнарны 9,5 млрд сумга киметкәне әйтелде.
- Ел башында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип кисәткән иде. Бу Мәскәү сәясәте һәм Русиягә кертелгән нефть эмбаргосы аркасында дип аңлатты ул.
- Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде. Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде.
- Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстанның икътисады бер яктан нефть эмбаргосыннан, икенче яктан Мәскәү сәясәтеннән зыян күрүен белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум