Истанбулда Газзә сызыгын яклап митинг узды. Анда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган чыгыш ясады. Ул Израилне "оккупант" дип атап, дистә еллар дәвамында бу иkне хәрби җинаятьләр алып баруда гаепләде.
Митинг барышында Эрдоган Төркия мохтаҗларга һәрвакыт ярдәмгә килә, хәзер аңа Газзә мохтаҗ, дип белдерде. Аның сүзләрен "Анадолу" агентлыгы китерә.
Ул Украина-Русия сугышында үтерелгән тыныч халыктан "крокодил яшьләрен" койган кешеләр бүген дәшми-тынмый "Газзә сызыгында меңләгән гөнаһсыз балалар үлемен" күзәтеп утыра, дип яза "Анадолу" агентлыгы аның чыгышыннан өземтә китереп. Президент Израил хакимияте аның Газзә сызыгында хакимиятне басып алган ХӘМӘС хәрәкәте - террорчы оешма түгел дигән сүзләре белән канәгать булмавын берничә кат кабатлады.
Әлеге чыгыштан соң Израил Төркиядән дипломатларын чыгарырга карар иткән.
"Төркиянең кискен белдерүләреннән соң Израил-Төркия мөнәсәбәтләренә яңадан бәя бирү өчен дипломатия вәкилләрен кире кайтарырга карар иттем," дип язган X челтәрендә Израил тышкы эшләр министры Эли Коэн.
Митинг Истанбулның Ататөрек һава аланында узды. Эрдоган анда боралакта килеп төште. Муенына Фәләстин һәм Төркия байраклары төсендә шарф таккан. Президент сүзләренчә, фәләстиннарны яклап митингка 1,5 млн кеше чыккан.
Фәләстинны яклау чарасы шулай ук Лондонда да узган. Reuters язуынча, анда йөз меңләгән кеше катнашкан.
Копенһаген, Рим, Стокһолм һәм башка шәһәрләрдә дә Фәләстинны яклау митинглары узды.
Җомга көнне БМО Гомум җыены Израил һәм ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме арасында сугышны туктату турында 22 гарәп дәүләте әзерләгән резолюциясен хуплады.
- Узган ел ахырында Израил белән Төркия үз илчеләре дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләрен торгызган иде. Шул ук вакытта Төркия тышкы эшләр министрлыгы Әнкара фәләстиннәрнең хокукларын яклавын дәвам итәчәк, дип белдерде.
- Төркия белән Израилнең мөнәсәбәтләре 2010 елда кисәк бозылды. Моңа Израил хәрбиләренең блокадада калган Газзәгә ярдәм ташырга теләгән Төркия көймәләренә һөҗүм оештырып, көймәләрне кулга алуы сәбәпче булды.
- Төркия ярдәм көймәсенә булган һөҗүмдә 9 кешене үтергән өчен Әнкара Израилдән гафу үтенүен таләп итте. Израил премьер-министры Беньямин Нетеняһу, "ил җитәкчелеге һөҗүмдә кешеләрнең үлүенә борчылса да, хакимият монын өчен гафу үтенмәячәк" дип белдерде.
- 2018 елның маенда Әнкара Израилнең Төркиядәге илчесенә илдән китәргә тәкъдим итте. Бу Израил оешуның 70 еллыгы һәм АКШның үз илчелеген Тел-Авивтан Иерусалимга күчерүе белән бәйле Газзә сызыгында протест чаралары узган чакта булды. Ул чакта бәрелешләрдә 60лап фәләстинле үлгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум