Казанның Борнай мәчетендә төзекләндерү эшләре туктатылган. Сәбәбе — финанслау җитмәү. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Фәрхәт Мәүлетдинов "Реальное время" хәбәрчесенә белдергән.
Быел көзен мәчеттә беренче сипләү эшләре тәмамланган. Әлегә бары бинаның түбәсен генә ясый алганнар. Шуннан соң төзүчеләр мәчеттән китәргә мәҗбүр булган.
"Кызганыч ки, безнең мәчеттәге төзекләндерү эшләре туктап калды. Финанслар бетте. Якын арада башлаган эшне ахырга кадәр җиткерүче химаячеләр табылыр дип өмет итәбез", дип белдергән ул.
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәчетне комплекслы төзекләндерү өчен фәнни-проект документациясе эшләнүен сөйләгән.
"Төзекләндерү эшләренең икенче этабын башлау вакыты турында әйтмиләр. Барысы да акчага бәйле. Мәчетне шәхси финансларга төзекләндерәбез. Хәзер без химаячеләр башлаган эшне дәвам итү юлында эшлибез. Әгәр җитәрлек акча табылса, 1,5-2 ел эчендә эшне тәмамларга мөмкин булачак", дигән Фәрхәт хәзрәт.
Мәчет җомга көннәрендә һәм мөселманнар сораган вакытта эшли дип тә өстәгән ул.
Борнай мәчетен төзекләндерүнең беренче проекты нигезендә бинадагы тәрәзәләр, идән, түшәм алыштырылырга, диварлар яңартылырга, гыйбадәтханә җире тәртипкә китерелергә тиеш. Иман йортының манарасын да реставрацияләргә теләгәннәр.
2021 елның көзендә Борнай мәчете төзекләндерләчәк диелде. Мәчет бинасына су үтеп керү, диварлар юешләнү белән бәйле проблемны бетерү, шулай ук мәчет түбәсен төзекләндерү мәсьәләләре күтәрелгән иде.
Моңа кадәр Казанда Әҗем, Иске таш мәчете төзекләндерелде. Борнай мәчете белән белән чагыштырганда, бу гыйбадәтханәләрдә эшләр дәүләт акчасына алып барылды. Быел Кабан арты мәчете дә дәүләт тарафыннан төзекләндерелә башлаячак диелде.
Белешмә.
Борнай мәчете (өченче Җәмигъ мәчете) — Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан мәчет, Татар мәдәни архитектурасы һәйкәле. Ул федераль әһәмияткә ия объект булып тора. Гыйбадәтханә үз эченә берьюлы 250 кешене сыйдыра ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум