Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия басып алган Лисичански һәм Рубежное кибетләренә Татарстан үзендә җитештерелгән азык-төлек җибәрә башлаган


Украина шәһәрләрендә Татарстан үзендә җитештерелгән азык-төлекне сата, Татмедиа фотосы
Украина шәһәрләрендә Татарстан үзендә җитештерелгән азык-төлекне сата, Татмедиа фотосы

Алар арасында газлы эчемлекләр, тәм-томнар, шул исәптән чәк-чәк, Кукмарада җитештерелгән тозланган ризыклар бар. Аерым алганда Лисичанскида сатарга дип 700 мең сумлык тауар җибәрелгән.

Украинадан басып алынган Лисичански һәм Рубежное кибетләренә Татарстанда җитештерелгән азык-төлекне китереп сайта башлаганнар. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

Агентлык чыгарган фото һәм видеодан күренгәнчә, аларны аерым бер стеллажга урнаштырганнар. Янында "Татарстан республикасы кооператорлары җитештергән" тауарларга бәяләрне эзләгез дип чакырган реклам урнаштырылган.

Баскынлыктагы Украина шәһәрләрендә Татарстан газлы эчемлекләр, тәм-том, шул исәптән чәк-чәк, Кукмара "Райпо"сы җитештерә торган тозланган әйберләр һәм башка шундый тауарлар сата диелә.

Шул ук вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров "Татпотребсоюз"ның Лисичански кибетләрендә сатарга дип 700 мең сумлык азык-төлек җибәрүен әйткән.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.
  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сугыш барган урыннарга дүрт мең тоннадан артык һуманитар ярдәм җибәрүен әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG