Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украинадагы сугышка дүрт мең тоннадан артык һуманитар ярдәм җибәргән


Русия Украинадан басып алган Лисичански шәһәренә җибәрелүче һуманитар йөк. Архив фотосы
Русия Украинадан басып алган Лисичански шәһәренә җибәрелүче һуманитар йөк. Архив фотосы

Татарстан президенты сүзләренчә, бу Украинадан басып алынган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә дә, алгы сафтагы сугышчыларга да китә. Шул ук вакытта Татарстан бюджеты дефициты 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте. Узган ел бюджет 27 млрд сум дефицит белән кабул ителгән иде.

Татарстан сугыш барган урыннарга дүрт мең тоннадан артык һуманитар ярдәм җибәргән. Бу хакта бүген, 14 сентябрьдә республиканың Дәүләт шурасына еллык юлламасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

"Беренче көннән алып татарстаннар алгы сафтагы сугышчыларга, шулай ук безнең карамактагы Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә актив ярдәм итә. Республикадан һуманитар ярдәмнең күләме бүгенгә дүрт мең тоннадан артты. Моннан тыш без Татарстанда оештырылган бөтен хәрби төркемнәрне кирәк-яраклар һәм техника белән тәэмин итәбез", диде ул.

Быел март аенда Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәрде дигән иде.

Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота". Югыйсә 2023 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты дефициты 68 процентка артып, 45,4 млрд сумга җитте. Узган ел бюджет 27 млрд сум дефицит белән кабул ителгән иде.

Моннан тыш Татарстан Мәскәүдән кредитлар алган һәм федераль кануннарга үзгәрешләр керү сәбәпле 43,6 млрд сум кеременнән мәхрүм калачак.

Әмма шул ук вакытта Украинага каршы сугышучы Татарстан хәрбиләре арасында һуманитар ярдәм килми дип зарланучылар күп. Азатлыкка бу хакта күптән түгел ялга кайткан хәрби дә зарланды. "Бер елга якын вакыт эчендә, безгә берни дә килмәде. Чынлап та, кирәк әйбер күп. Мәсәлән, аякка кияргә оекбашлар юк. Тишелеп беткән оекбашны әйләндереп кисәң дә яхшы, мин бер махер оекбашны шулай киеп йөрдем. Бер тапкыр бер пар оекбашны хезмәттәшем белән чиратлап кидек, төнгә сакта торырга аныкын алып тордым. Кыш-яз көннәрендә җылы киемнәр кирәк иде. Азык-төлек җитә, анысын җитмәгәндә дә күрше бистәгә барып үзебез сатып алабыз", дип сөйләде ул.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.
  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Быел гыйнварда АКШ Рөстәм Миңнехановка чикләүләр кертте. Татарстан президенты Канаданың да чикләүләр исемлегендә.
  • Шулай ук быел апрельдә Миңнехановны Молдовага кертмәгәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG