Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елдан Төркиядә Айя Суфия мәчетенә чит ил ватандашларын бушлай кертмәячәкләр


Айя Суфия. Архив фотосы
Айя Суфия. Архив фотосы

Элегрәк музей булган Айя Суфияне мәчеткә әйләндерү тәкъдиме белән чыкканда Төркия президенты моны бушлай керү мөмкинлеге бирү өчен дип аңлаткан иде.

2024 елның 15 гыйнварыннан башлап чит ил ватандашлары Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Айя Суфия мәчетенә акча түләп кенә керә алачак. Бу хакта Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсой әйтте, дип яза Төркия медиасы.

Мәчеткә ничә сум түләп керәселәре әлегә әйтелми. Әмма шул ук вакытта Төркия ватандашлары өчен бу бушлай калачак.

Эрсой әйтүенчә 15 гыйнвардан башлап мәчеткә туристларны аерым, намаз укырга килүчеләрне аерым урыннан кертәчәкләр.

  • 2019 елда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Истанбулда Айя Суфия музеен мәчеткә әйләндерергә тәкъдим итте. Ул чакта президент моны бинага бушлай керү мөмкинлеге бирер өчен эшләргә кирәк дип аңлаткан иде.
  • Ул чакта Айя Суфиягә керү 60 лира тора иде. "Теләсә нинди диндәге туристлар музей күршесендә урнашкан Зәңгәр мәчеткә бушлай керә ала. Айя Суфия белән дә шулай эшләргә кирәк", дип әйткән иде Эрдоган.
  • 2020 елдан музей мәчеткә әйләнде. Шул елның 24 июлендә анда беренче намаз укылды. Шуннан соң Айя Суфиягә теләге булган һәркем, шул исәптән туристлар да бушлай керә алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG