Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан 290 мең бурычлы татарстанлыга чит илгә чыгуны тыйганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Приставлар бурычлы кешеләрдән барлыгы 13,5 млрд сум акчасын кайтарткан.

2023 ел башыннан Татарстанда приставлар бурычы булган 290 мең кешегә карата чит илгә вакытлыча чыгуны тыю карары кабул иткән. Бу хакта бүген Татарстанның баш приставы Әнвәр Закиров хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, ел башыннан приставлар Татарстанда яшәүче бурычлы кешеләрдән 13,5 млрд сум акчаны кайтарта алган. Бу узган елның шушы чорыннан 10 процентка күбрәк. Шуның 911 млн сумы алимент түләмәүчеләргә кагыла.

"Бу узган елдан 330 млн сумга күбрәк", диде ул.

2023 елда барлыгы 8 901 кеше административ, 900 — җинаять җаваплылыгына тартылган.

Аның сүзләренчә, ел башыннан приставлар барлыгы 4,5 млн карар кабул иткән. Бу бурычлы кешеләрнең банк һәм кредит оешмаларында булган акчаларын алуга кагыла. Моннан тыш, ярты миллион карар милекне теркәүгә чикләүләр кертү белән бәйле.

Быелның апрелендә Татарстанда штрафларын түләмәүчеләр артуы билгеле булды. Алар арасында ЮХИДИ салган штрафлар, мәхкәмә карарлары: кредитлар белән бәйле бурычлар һәм торак-коммуналь хезмәтләрдән җыелган бурычлар дип әйтелде.

Август аенда Русиядә саклану министрлыгы аша сугышка киткән тоткыннарның бурычларын кичерәләр диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG