Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лаеш районында дистәләгән мең балык сулык ярына чыккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр моны Иделнең саегуы белән бәйли.

Татарстанның Лаеш районында Идел елгасы яр буенда дистәләрчә балык яр буена чыккан. Бу хәл "Голубой Залив" ял базасы янындагы урында күзәтелгән. Җирле халык ялангач кул белән балык тота башлаган. Бу елга саегуы белән бәйле булырга мөмкин, дип белдергән КФУ галимәсе Нәфисә Минһаҗева "Татарстан 24" телеканалына.

"Бу елганың саегуы белән бәйле булырга мөмкин. Чөнки балык әле үлмәгән, алар сайлыкта тере килеш ята. Суга химик зыян килгән булса, балыклар сулыкларда гына түгел, тирән җирләрдә дә өскә чыгар иде", дип белдергән ул.

Соңгы вакытта Идел елгасының саегуы турында хәбәр ителде. Куйбышев сусаклагычында суның дәрәҗәсе нормадан азрак.

Татарстан экология министрлыгының гидрогеология бүлеге җитәкчесе Татьяна Васильева сүзләренчә, Куйбышев сусаклагычына су секундына 3,9 куб метр килә. Шул ук вакытта суны күбрәк агызалар.

Татарстан җирлегендә елгаларның саегуы Түбән Иделгә күбрәк су агызу белән бәйле. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу социаль киеренкелекне арттырды дип белдерде. Елганың саегуы сәбәпле, көймәләр йөзүне туктатып торганнар. Моннан тыш, экологлар һәм балыкчылар экологик зыян турында белдерә башлады.

Соңгы тапкыр мондый хәл 2019 елда булды. Ул вакытта республикада елгалар 2 метрга саеккан иде. Бу су басу куркынычыннан куркып эшләнә.

Дүрте ел элек Татарстанның балыкчылар федерациясе рәисе Нияз Әхмәтов республикада елгаларның саегуы сәбәпле җинаять эше ачуны сорады. Ул экологик фаҗигадә махсус комиссиядә катнашучы Татарстан вәкилләрен гаепле санады. Аның сүзләренчә, Татарстан түрәләре Мәскәү алдында республика мәнфәгатьләрен яклый алмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG