Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Габбасов: "Башкортстан хакимиятләре безнең Telegram-каналларны юк итү эшен башлады"


Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томаланды. Габбасов сүзләренчә, аларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар.

Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде. Кичә, 9 ноябрьдә, башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Тelegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр иткән иде.

"Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" каналларын Руслан Габбасов Русиядән күчеп китәргә мәҗбүр булуыннан соң ачты. Ә 14,5 меңнән артык язылучысы булган "КушТау on-line"ны башкорт активистлары төркеме алып бара, алар үзләре турындагы белешмәләрне яшерә.

Бу канал 2020 елда - Башкортстан активистлары Куштау шиханы аркасында "Башкорт сода ширкәте"нә һәм республика хакимиятләренә каршы торган чакта ачылды.

Ахырдан "КушТау on-line" республикадагы иң зур оппозицион канал булды. Анда даими рәвештә Башкортстан яңалыклары, протест чаралары, хакимиятләр һәм куәт оешмалары вәкилләренең активистларны эзәрлекләве, бу активистларның мәхкәмәләре яктыртылып бара.

Бүген, 10 ноябрьдә, Руслан Габбасов Тelegram-каналлар томалануы белән бәйле видео чыгарды. Аның әйтүенчә, кичә шулай ук "Комитет башкирского сопротивления", "Башкортостан" и "Башкирский снег" каналлары да томаланган.

- Мин башка каналларның үзем белгән админнары белән элемтәгә чыктым. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, дип белдерде ул.

Активист республика башлыгы Радий Хәбировның 8 ноябрьдәге чыгышын хәтерләтте. Ул көнне Башкортстан башлыгы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Хәбиров "ачыкланган Telegram-каналлар челтәре Русиягә каршы һәм Украина яклы" мәгълүматлар яза дип фикер белдерде. "Ялган аңлатма, шул исәптән дини тәгълимат юлы белән алар безнең кешеләрдә радикаль карашлар тудырырга, экстремистик һәм террор гамәл кылдырырга омтыла. Күп кенә экстремистик телеграм-каналлар турыдан-туры Украина пропагандасын тарата. Махсус хәрби операция башлану белән алар мобилизациядән качарга, Украина өчен сугышучы милли батальоннарга ярдәм итәргә чакыра", диде ул.

Шул ук вакытта республика башлыгы Милләтләр эшләре Федераль агентлыгының Вазгыять үзәге ясаган мониторингка сылтанды. Соңгы вакытта милли республикаларга, шул исәптән Башкортстанга ясалган тышкы мәгълүмати һөҗүмнәр саны күп тапкырга үсте, дип белдерде. Аның әйтүенчә, "бу күрсәткеч белән Башкортстан төбәкләр арасында беренче урынны алып тора".

Шулай ук Руслан Габбасов телеграм-каналлар томаланып 20 минут тирәсе генә вакыт узуга бу хактагы мәгълүмат "Башкорт хакимиятләре яклы, Радий Хәбировның якын даирәсе белән бәйле бер каналда" чыккан.

"Мин бернинди җимерүләргә, үтерүләргә чакырмадым. Минем каналлар башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте белән бәйле оппозицион эшчәнлек алып барды. Әйе, мин Башкортстан бәйсезлегенә, Русиянең җимерелүенә чакырдым. Әгәр Павел Дуров моның өчен мине томаларга кирәк дип саный икән, алайса Русиядәге милли азатлык хәрәкәтләренең йөзләгән каналларын томаларга кирәк. Бер каналдан башлагансың икән, тиздән башкаларына да барып җитеп була", дип искәртте активист.

Габбасов мессенджерның төрле техник хезмәтләренә язуын һәм каналларны торгызып булачагына өметләнүен әйтә.

  • Бу Башкортстанда томалаулар булган беренче очрак кына түгел. Мисал өчен 2021 елда республикада иҗтимагый экология хәрәкәтләренең "ВКонтакте"дагы сәхифәләре - "Стәрлетамак, сула!" һәм "Яшел калкан – Куштау" төркемнәре томаланган иде.
  • 2019 елда билгесез затлар "Сибай, сула!" ("Сибай, дыши!") төркеменең алдынгы активистларының социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтлары, мессенджерларын ватып кергәннәр иде, аларның сим-картлары да томаланды.
  • 2020 елның сентябрендә билгесез затлар Куштауны яклаучы берничә билгеле кешенең дә Telegram һәм WhatsApp-тагы сәхифәләрен җимерергә омтылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG