Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров "чит илләрдән мәгълүмати һөҗүмнәргә" әзер торырга чакырды


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Аныңча, Башкортстан тышкы һөҗүмнәргә дучар булучы Русия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чит илләрдән мәгълүмати һөҗүмнәр нигездә милли республикаларга ясалды дип саный. Бу хакта ул 8 ноябрьдә милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында белдерде. Моны ул Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына бәйләп аңлатты.

"Аеруча милли республикаларда эчке вазгыятьне какшату өчен Русиягә карата төрле кораллар, каналлар, мәгълүмати сәбәпләр кулланыла", ди ул.

"Гибрид сугышының" бер юнәлеше буларак милләтара һәм динара тынычлык бозарга телиләр дип саный башлык.

"Милләтләр эшләре Федераль агентлыгының Вазгыять үзәге ясаган мониторингка караганда, соңгы вакытта милли республикаларга, шул исәптән Башкортстанга ясалган тышкы мәгълүмати һөҗүмнәр саны күп тапкырга үсте. Бу күрсәткеч белән Башкортстан төбәкләр арасында беренче урынны алып тора", диде ул.

Радий Хәбиров сүзләренчә, республикада дини вазгыятьне болгату омтылышы дәвам итә. Ул Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм Башкортстан мөфтие Айнур Биргалинга карата ислам радикаллары тарафыннан һәрдаим гаепләүләр һәм янаулар килеп тора диде.

Шулай ук ул Башкортстанда канунсыз юл белән килүче мигрантлар һәм сугыштан китерелгән "качак"лар саны артуын белдергән. Аныңча, хәзер чит ил ватандашларын һәм мигрантларны террор гамәлләр кылырга чакыралар. Хәбиров Telegram-каналларны тәнкыйтьләп чыкты.

"Ялган аңлатма, шул исәптән дини тәгълимат юлы белән алар безнең кешеләрдә радикаль карашлар тудырырга, экстремистик һәм террор гамәл кылдырырга омтыла. Күп кенә экстремистик телеграм-каналлар турыдан-туры украина пропагандасын тарата. Махсус хәрби операция башлану белән алар мобилизациядән качарга, Украина өчен сугышучы милли батальоннарга ярдәм итәргә чакыра", ди ул.

Мондый шартларда без республикада яшәүчеләргә карата теләсә нинди провокацияләр омтылышларына әзер булырга тиеш дип белдерде Хәбиров.

Бүген Башкорстанда халыкларның телләрен саклауга бөтен шартлар да тудырылган дип тә өстәгән республика башлыгы.

  • Русиянең Украинага каршы сугышына милли республикалардан егетләр күпләп алынды. Cугышта үлгән кешеләр саны ягыннан Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында беренче урынны алып тора. Бүгенгә республикадан кимендә 1 029 кеше һәлак булган.
  • Сугыш башлану белән чит илдә башкорт милли хәрәкәте үз эшчәнлеген көчәйтте. 2023 елның мартында "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" сәяси эмигрантлар тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Март ахырында комитет Башкортстанның барлык халкына Русиянең Украинага каршы агрессиясен хөкем итәргә һәм Путин режимы белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга чакырып мөрәҗәгать итте.
  • Моңа кадәр башкорт милли хәрәкәте активисты Фаил Алсыновка карата башланган яңа эзәрлекләү Радий Хәбировның прокурорга шәхсән мөрәҗәгате аркасында ачылуы мәгълүм булды. Ул анда Алсыновны "милләтара нәфрәт уятуда", "дәүләткә каршы чыгышлар ясауда", "экстремистик эшчәнлек алып баруда", шулай ук "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә" гаепләп җинаять җаваплылыгына тартуны сораган. Башкортстанда активистны яклау хәрәкәте көчәйде.
  • Шул ук вакытта Башкортстанны милләтләргә тигез караш булмауда гаеплиләр. 2021 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Моннан тыш, республикада бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Октябрь аенда Казан тарихчыларын Уфада узган фәнни җыенга килергә рөхсәт итмәделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG