Яшел Үзән районы Усаклык бистәсендә яшәүчеләр Татарстанның яңа прокуроры Альберт Суяргуловка видео-мөрәҗәгать яздырып, Шуравин урамындагы юлны төзекләндерергә булышуын сораган.
Алар әйтүенчә, юл 100 ел элек салынган, тик чокырларын бер тапкыр гына күмдергәннәр. Юлда дүрт метр киңлектәге, ун метрга кадәр озынлыктагы күлләвекләр барлыкка килә, аларның тирәнлеге 20 сантиметр дип белдерә мөрәҗәгатьне яздыручылар. Шуның аркасында безгә такси да килми, ашыгыч ярдәм дә авырлык белән генә керә ди алар.
Бистәдә яшәүчеләр күп оешмаларга мөрәҗәгать итүләрен әйтә. Башта аларга 2023 елда юл ясыйбыз дигәннәр, әмма соңрак комиссия килеп исәпләп караган да, 1,5 чакрым юл өслеге өчен 100 млн сум кирәклеген исәпләп чыгарган.
"Без канунга карышмаучы гражданнар буларак, бөтен Русиядәге кебек салымнарны бертигез түлибез. Кешеләр күлләвекләрне урап йөрмәсен, тынычлап хәрәкәт итә алсын өчен, кешечә итеп үтеп-йөрерлек булсын өчен гомер эчендә бер тапкыр булса да бу урамга җитешле акча бүлеп биреп булмыймы?", ди видеода сөйләүче бер ханым.
Шулай ук алар Татарстан башкаласы Казаннан 20 чакрым гына ераклыкта яшәүчеләрен искәртә. "Безгә йөрергә авыр. Балалар күлләвекләргә егыла, юешләнә. 21 нче гасыр, ә без шушылай яшибез. Моны коточкыч дип саныйбыз", дип зарлары белән уртаклаша видеодагы бер ана.
Юллар проблемы Казан бистәләрендә дә бар. Казан бистәләрендә юллар төзүгә 17 млрд сум акча кирәге әйтелгән иде.
- 2024 елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә.
- Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстанның икътисады бер яктан нефть эмбаргосыннан, икенче яктан Мәскәү сәясәтеннән зыян күрә дип саный.
- Шул ук вакытта Татарстан Украинадагы оккупацияләнгән ике шәһәрне "шефлыкка алды": Рубежное һәм Лисичанскины. Хәзер республика Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә тиеш дигән сүз.
- Быел март аенда Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәрде дигән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум