Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия агентлыклары фронтта хәрбиләрне башка урынга күчерүләре турында хәбәр чыгарды һәм шундук сөртте

Украина гаскәрләренең Днепрны кичүе
Украина гаскәрләренең Днепрны кичүе

Гадәттә чигенүне шулай атыйлар.

Бүген, 13 ноябрьдә, Казан вакыты белән сәгать көндезге 11ләр тирәсендә Русиянең ТАСС һәм "Новости" агентлыклары "гаскәрләрне Днепрдан көнчыгышка отышлырак позициягә күчерүләре" турында хәбәр чыгарды. Агентлыклар саклану министрлыгына сылтанды. Гадәттә мондый сүзләрне гаскәр чигенгән вакытта кулланалар. Мәсәлән, былтыр Русия хәрбиләре Харьков яныннан һәм Херсоннан чигенгәндә дә шулай булган иде.

Берничә минут үтүгә агентлыклар чыккан яңалыкны бетерде. "10:50 сәгатьтә "Днепр" гаскәрләр төркемен отышлырак позицияләргә күчерәчәкләр" дигән башисем белән чыккан хәбәр гамәлдән чыгарылды", диелә "Новости" агентлыгы сайтында. ТАСС та хәбәрне хаталы чыкты дип белдерде һәм бетерде.

Саклану министрлыгында Русия хәрбиләрен күчерү турында хәбәр таратуны "провокация" дип атадылар, дип җиткерә РБК.

Соңгы атналарда украин хәрбиләренең кайбер урыннарда Херсон өлкәсендәге Днепр елгасын кичеп чыгу хәбәр ителде. Аерым алганда Крынки авылында сугышлар бара. Аналитиклар әйтүенчә, соңгы көннәрдә украин хәрбиләре сугыш алып барыла торган киңлекне берникадәр киңәйтә алган.

  • Узган елның сентябрендә һөҗүм барышында Украина хәрбиләре Харьков өлкәсендәге Изюм һәм Балаклея шәһәрләрен алгач, Русия саклану министрлыгы "гаскәрләрне оештырылган төстә күчерүен" белдергән иде.
  • 2022 елның 11 ноябрендә Русия гаскәрләре Херсоннан киткәч, саклану министрлыгы аларның Днепр елгасының сул як ярындагы "инженерия ягыннан алдан ук хәзерләнгән" урыннарга урнаштырылуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG