Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәләдә ике тоткынга наци татуировкалары өчен штраф салганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Берсенең җилкәсендә свастика, икенчесенең тезендә АУЕ агымы символы - сигез очлы йолдыз ясалган булган. Ике тоткын да гаебен таныган. Свастикалысы  татуировкасын 20 ел элек, төрмәдә утырганда ясатуын әйткән. Икенче ир исә йолдызны мәгънәсен аңламыйча 80нче елларда ясаткан булган.

Татарстанның Минзәлә районы мәхкәмәсе ике тоткынга "тыелган" татуировкалары өчен штраф салган. Алар икесе дә Минзәләдәге тикшерү изоляторында утыра. Берсенең җилкәсендә свастика ясалган, икенчесенең тезендә сигез очлы йолдыз булган, ул Русиядә тыелган АУЕ агымының символы булып тора. Бу хакта Сhelny-biz җиткерә.

Ике тоткын да гаебен таныган диелә. Свастикалысы татуировкасын 20 ел элек, төрмәдә утырганда ясатуын әйткән. Аны кибеттән бер кап чәй урлаган өчен хөкем иткән булганнар. Икенче ир исә йолдызны мәгънәсен аңламыйча 1980нче елларда ясаткан булган.

Тоткыннарга мәхкәмә административ хокук бозган өчен меңәр сум штраф салган.

  • Октябрьдә Казанга очып килгән наци татуировкалы чит ил ватандашын Русиядән депортацияләгәннәр иде.
  • Июльдә Чаллыда паспортына свастика ясап куйган ирне "наци символикасы күрсәтә" дип, сак астына җибәрделәр.
  • Шул ук вакытта Русиядә украин җырларын да наци символикасына тиңләү очраклары бар. Мәсәлән, укучыларына "Байрактар" дигән җыр уйнаган ролик кушып куюы өчен, аннексияләнгән Кырымдагы Карасубазар техникумы укытучысы Андрей Белозеровны эшеннән җибәргәннәр иде. Аңа "наци символикасын күрсәтү, гаскәрне "кимсетү" турында беркетмәләр төзелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG