Хәзерге вакытта Казан кунакханәләре Яңа ел яллары өчен 65-75 процентка тулы. Кунакханәләргә бронь ясаулар аеруча ноябрь аенда күп була. Бу хакта "Бизнес Online"га Казанның туризм үсеше комитеты мөдире Дарья Санникова әйткән.
"Гадәттә Яңа елга сентябрьдән бронь ясый башлыйлар. Хәзерге вакытта иң тулы көннәр - 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр һәм 3 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр. Бәйрәмнәр чорына кунакханәләр хәзергә 65-75 процентка тулы, әмма бу ахыргы сан түгел. Ахыргы санны бәйрәмнәр узгач әйтә алачакбыз", дигән ул.
Дарья Санникова сүзләренчә, Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек инде башланган - "Казан" гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысын җыя башлаганнар.
Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 160 мең турист килгән. Аеруча кунакханәләргә 3-5 гыйнвар көннәренә бронь ясаучылар күп булган. Бу көннәрдә Казан кунакханәләре уртача 98 процентка тулган. Санникова сүзләренчә, быелгы Яңа ел ялларында шәһәргә "күбрәк санда" кунаклар килүен көтәләр.
- 2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда 3 млн 118 мең турист килгән. Бу узган елның шушы чорыннан 2 процентка азрак.
- Бүген Казанга иң күбе (12,6%) Мәскәүдән киләләр. Икенче урында — Башкортстан (10%), өченчедә — Самар өлкәсе (6%).
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде. 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.
- Татарстан хакимиятләре республикага килгән туристлардан җыем алырга теләвен белдерде.
- Туризм белгечләре Казанда татарлык җитми дип саный. Татарстанга килүчеләр нигездә Казан, Болгар, Зөя, Алабуганы карый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум