Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимиятләре республикага килгән туристлардан җыем алырга тели


Әмма Татарстанның моңа юридик хокукы юк, федераль канун кабул ителергә тиеш.

Татарстан хакимияте республикага килгән туристлардан җыем алуны хуплады, әмма бу хактагы карарны Русия думасы кабул итәргә тиеш. Бу хакта бүген, 7 июньдә журналистлар белән очрашуда республиканың туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

"Быел Думада туристлардан җыем алуны Русиянең бөтен төбәкләренә җәелдерү кануны хакында фикер алышырга тиешләр, кертерләрме-юкмы – карар шул чакта кабул ителәчәк. Ә әлегә Татарстанның моңа юридик хокукы юк. Федераль канун кабул ителергә тиеш. Әмма без үз йомгаклавыбызны биргән идек, мондый чараны хуплыйбыз" диде ул.

2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Рәсми мәгълүматка күрә, республикада 859 мең кеше кунак булган. Чит илгә чыгу мөмкинлеге азаю сәбәпле, Татарстанга килүче туристлар саны арта, әмма Казанда татарлык җитми ди туризм белгечләре. Татарстанга килүчеләр нигездә Казан, Болгар, Зөя, Алабуганы карый.

2022 елда Татарстанга 3,7 млн турист килде. Шуларның 10 процентын Башкортстанда яшәүчеләр тәшкил итте.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Татарстанда туристлар саны артуын шуның белән дә бәйлиләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде.
  • 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.
  • 2022 елның мартыннан башлап Казанга бару турларының бәясе, 2021 ел белән чагыштырганда, 20-25 процентка кыйбатланган. Элегрәк бәяләр елына 10 проценттан күбрәк артмады.
  • Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов Казанда кунакханәләргә кытлык булуын әйтте. Туристлар саны хәзерге кебек артып барса, бу мәсьәлә тагын да кискенләшәчәк диде. Шул ук вакытта Казанда кунакханәләр төзү нык акрынайды. Узган ел башкалада бары өч кунакханә төзелгән.
  • Былтыр ел әйләнәсе Казан кунакханәләре 67 процентка тулы булган. Бүген шәһәрдә 229 отель, хостел эшли. Алар 17 мең кешегә исәпләнгән.
  • Ел дәвамында Казанда туристлар якынча 30 млрд сум акчасын калдырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG