Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары ирләрне сугыштан кайтаруны сорап Хәбировка мөрәҗәгать иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар ирләрнең "тимер булмавын", бер елдан артык окопларда яшәвен искәртә. Башкортстан республикасы белән идарә итү үзәге белгече исә Путинның мобилизация игълан итү турындагы фәрманына сылтанып, сугыш бетмичә кайта алмыйлар дип җаваплаган.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Вконтакте"дагы сәхифәсендә сугыш барган урынга сәфәре турында пост чыгарды. Республикадан Украинадагы сугышка мобилизацияләнгәннәрнең туганнары бу пост астында мөрәҗәгатьләр калдырган.

Диләрә Фазылова дигән кулланучы мобилизацияләнгәннәрнең "тимер булмавын", аларның бер елдан артык окопларда яшәвен искәртә, аларны алмаштырырга кирәк ди.

Аның бу сүзләренә Башкортстан республикасы белән идарә итү үзәге Айгөл Халикова җавап биргән. Ул Путинның Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү турындагы фәрманының 4нче пунктына сылтанып, "хәрби хезмәт үтү турындагы контрактлар өлешчә мобилизация беткәнчегә кадәр гамәлдә", дигән.

Башка мобилизацияләнгәннәрнең туганнары моңа каршы төшкән: "мобилизацияләнгәннәр төзегән контрактны күрсәтегез, кулларында берни дә юк һәм минем ирем берни имзаламады", дип белдерүчеләр дә, "мобилизация кайчан бетә, алып киткән чакта ярты елга гына дидегез", дип ачуланучылар да бар.

Башкортстан республикасы белән идарә итү үзәге белгече фикеренчә "Бөтен хәрбиләр дә акча һәм ташламалар алу өчен контракт төзи".

Анна Александровна дигән кулланучы бу җавапка каршы төшә: "Мобилизацияләнгәннәр бернинди контракт та имзаламады. Сез чираттагы "отписка"ны язар алдыннан ичмаса өйрәнегез. Мобилизацияләнгәннәр йокысыз һәм ялсыз инде 14 ай сугыша. Алып киткән чакта хәрби комиссариатта күп дигәндә ярты елга диделәр, ә нәтиҗәдә алар коллар булып чыкты, беркемнең дә аларда эше юк", дип яза ул.

Елена Сәләхетдинова да контрактны ихтыярилар төзи, ә мобилизацияләнгәннәрне үз ихтыярлары белән түгел, повестка нигезендә сугышка җибәрделәр дип искәртә һәм 3-6 айга дип алып кителгән ирләренең инде 15нче ай кайта алмавын сөйли.

Ноябрь уртасында Русия төбәкләре губернаторлары урынбасарларына мобилизацияләнгәннәрнең туганнары һәм хатыннары кәефләрен игътибар белән күзәтергә кушылды.

Бер төбәкнең хакимиятендәге чыганагы The Insider-га раславынча, губернаторларга тышкы протестларны "теләсә ничек" туктатырга дигән бурыч куелган. "Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын, теләсә нинди санда, хәтта 50 кеше генә булса да", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе.

Шулай ук соңгы вакытта берничә төбәктә мобилизацияләнгән русияләрнең хатыннарына чаралар үткәрүне тыйдылар. Бу чараларда алар ирләрен демобилизацияләүне, ротацияне, яллар бирүне яки Украинадагы сугышта тәэмин итүне яхшыртуны таләп итмәкче булган иде.

Новосибирскида мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен Украинадагы сугыштан кайтаруны таләп итеп якшәмбе, 19 ноябрьдә митинг уздырмакчы булган иде. Митингка рөхсәт бирмәделәр. Моның урынына аларны түрәләр белән очраштырдылар.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.
  • Сентябрь уртасында Думада мобилизацияләнгәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячаклар дип белдергәннәр иде. Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов "Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да" диде.
  • Күптән түгел Путин белән очрашуда булган Александр Сладков әйтүенчә, Русия президенты үзе дә Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак дигән карашта.
  • Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытларын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
  • Документны Русия Федераль җыены каршында канун чыгаручылар шурасына беренчел карауга җибәрделәр. Тик ул хуплау тапмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG