Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдән чыгу тыелган русияләрнең чит ил паспортларын тартып алачаклар


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Илдән чыгу тыелуы турында хәбәр килеп ирешкәч тә русияләргә биш көн эчендә чит ил паспортларын тапшырырга кирәк булачак. Бу тәртип 2023 елның 11 декабреннән гамәлгә керә.

Илдән чыгу тыелган русияләргә шушы хакта рәсми хәбәр ителгәч тә, биш көн эчендә чит ил паспортларын "саклауга" тапшыруны мәҗбүри итмәкче булалар. Бу хакта хөкүмәтнең 22 ноябрьдә имзалаган карарында әйтелә, ул хокукый актлар рәсми порталында чыкты. Документ 2023 елның 11 декабреннән гамәлгә керә.

114нче Федераль канунга ярашлы, илдән чыгуны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре тыя ала. Бу тыю дәүләт серен һәм "аеруча мөһим белешмәләр"не белә алырдай кешеләргә, җинаять эшләре нигезендә хөкем ителгән, шикләнелүче һәм гаепләнүче кешеләргә, бурычларын түләмәүчеләргә, банкротларга һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларга карата кертелергә мөмкин.

Хөкүмәт йорты карарында әйтелгәнчә, әгәр хәрби хезмәткә чакырылучы чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән икән, үзенең чит ил паспортын кире кайтару өчен ул түрәләргә хәрби билетын күрсәтергә тиеш. Анда хәрби яки альтернатив сивил хезмәтнең тәмамлануы турында тамга булуы зарур.

Быел җәй Русия президенты Владимир Путин "Русия Федерациясеннән чыгу һәм Русия Федерациясенә керү тәртибе турындагы" канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесен имзалады.

Документка ярашлы хәрби хезмәткә чакырылганнар һәм альтернатив сивил хезмәткә җибәрелгән русияләр паспортларын эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегенә яки күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) тапшырырга тиеш булачак. Алар аны хезмәт итеп бетергәч кенә ала алачак.

  • Март аенда Русия оешмаларында һәм дәүләт корпорацияләрендә эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап, чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр дип хәбәр ителде. Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле бер ел эчендә аларның күбесе чит илгә чыга алмас булган.
  • Журналистлар мәгълүматынча Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләр чит ил паспортын Федераль иминлек хезмәтенә яки махсус бүлекчәгә саклауга бирә. Ә моннан баш тартучыларга эштән китәргә тәкъдим итәләр яки документны гамәлдән чыгару белән яныйлар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG