Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы хәрби хезмәткә чакырылучыларны чит ил паспортын тапшырырга мәҗбүр итүче канун кабул итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хакимиятләр русияләрнең документларын башка очракларда да тартып алырга мөмкин. Әйтик кеше җинаять кылуда шикләнелсә, яки гаепләнсә, мәхкәмә карары чыкканчы яки карар үз көченә кергәнче чит ил паспортын тапшырып торачак.

Русия думасы "Русия Федерациясеннән чыгу һәм Русия Федерациясенә керү тәртибе турындагы" канунга төзәтмәләрне өченче укылышта кабул итте. Аларга ярашлы хакимиятләр хәрби хезмәткә чакырылучыларны хезмәт узган чорда чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәчәк. Бу хакта парламентның түбән пулаты сайтында хәбәр ителә.

Төзәтмәләргә ярашлы, хәрби хезмәткә чакырылганнар һәм альтернатив сивил хезмәткә җибәрелгән русияләр паспортларын эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре бүлегенә яки күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) тапшырырга тиеш булачак. Алар аны хезмәт итеп бетергәч кенә ала алачак.

Хакимиятләр русияләрнең документларын башка очракларда да тартып алырга мөмкин:

  • Аеруча мөһим саналган яки дәүләт сере булган мәгълүмат белән эшләүче оешмага эшкә кергәндә (андый чакта паспорт хезмәт килешүенең вакыты чыкканга кадәр оешмада сакланачак).
  • Җинаять кылган өчен җәза мөддәтен үтәгәндә.
  • Кеше җинаять кылуда шикләнелсә, яки гаепләнсә, мәхкәмә карары чыкканчы яки карар үз көченә кергәнче чит ил паспортын тапшырып торачак.
  • Мәхкәмә йөкләгән бурычларны үтәүдән качып йөрсә.
  • Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) оешмасыннан эштән китсә. Бу очракта кешенең чит ил паспортын биш елга кадәр саклап тотачаклар.
  • Кеше банкрот дип табылса.
  • Әгәр кеше чит ил паспорты ясатканда "ялган мәгълүматлар" биргән булса.

Әгәр кеше чит ил паспортын тапшырмаса, аның документы гамәлгә яраксыз булып саналачак.

Март аенда Русия оешмаларында һәм дәүләт корпорацияләрендә эшләүчеләрне эштән җибәрү белән янап, чит ил паспортларын тапшырырга мәҗбүр итәләр дип хәбәр ителде. Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле бер ел эчендә аларның күбесе чит илгә чыга алмас булган.

Журналистлар мәгълүматынча Русиянең дәүләт оешмаларында эшләүчеләр чит ил паспортын Федераль иминлек хезмәтенә яки махсус бүлекчәгә саклауга бирә. Ә моннан баш тартучыларга эштән китәргә тәкъдим итәләр яки документны гамәлдән чыгару белән яныйлар диелә.

  • Былтыр февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, төрле тармакта эшләүчеләргә чит илгә чыгудан баш тартырга киңәш итүләре турында даими хәбәр ителеп торды.
  • Әйтик Яңа ел алдыннан Түрәләргә һәм дәүләт ширкәтләре вәкилләренә Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиядән китү тыелуы билгеле булды.
  • Русиядә дәүләт нефть-газ ширкәтләрендә эшләүчеләргә чит илгә чыгуны тыялар дип хәбәр иткән иде. Бу хакта басмага "Газпром" һәм "Роснефть"тәге чыганаклары сөйләде.
  • Узган ел октябрьдә Петербур хакимиятләренең медицина хезмәткәрләренә чит ил сәфәрләрен тыюы билгеле булды.
  • Мобилизация чорында Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның полиция хезмәткәрләренә илдән чыгуны тыюы хәбәр ителгән иде.
  • Июньдә Русия думасы депутатлары ярдәмчеләренә ялда чит илгә чыкмаска киңәш бирделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG