Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Дәүләт җыены депутаты безгә икътисадчылар кирәк түгел дип белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аның әйтүенчә, югары уку йортлары "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли, ә оешмаларга эшче куллар кирәк. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов та хезмәт базарында югары белемле белгечләр күбрәк, ә республикага эшчеләр кирәк дигән.

Югары уку йортлары икътисад һәм башка дисциплиналарда "беркемгә кирәкми торган" белгечләр әзерли. Уку йортын бетерүчеләр арасында "зыялылар" саны күп булуы аркасында Башкортстан оешмаларына эшчеләр җитми. Бу хакта бүген, 29 ноябрьдә, Башкортстан Корылтаеның сәламәтлекне саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Салават Харасов әйтте, дип яза РБК.

"Элек без беркемгә кирәкми торган белгечләрне чиктән тыш әзерләдек: икътисадчыларны, башка белгечләрне, зыялыларны. Югары уку йортлары һәр ел йөзләгәнне әзерләп чыгара - алар икътисадта кирәк түгел, аларга ихтыяҗ юк. Шуннан соң алар үзләрен кайдадыр эзли башлый. Ә оешмаларга эшкә бармыйлар - белгечлекләре андый түгел. Хәзер без башладык инде - яңа белгечлеккә әзерләү өчен финанс ярдәме дә бар, тик моңа вакыт кирәк", дип белдергән депутат комитет утырышында.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Тимур Кәримов та хезмәт базарында югары белемле белгечләр күбрәк, ә икътисадка эшчеләр кирәк дигән.

  • Башкортстанда машинистлар, операторлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, металл кыручылар, слесарьлар һәм станок көйләүчеләр җитми. Түрәләр һәр атна саен киңәшмәләрдә эшче көчләр җитмәве турында сөйли. Эш эзләү сервислары вакансияләр белән тулы. Шул ук вакытта Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе иң аз күрсәткечләрдә.
  • Республика хезмәт министрлыгы белешмәләренә таянып Mkset язуынча, Башкортстан оешмалары арасында эшчеләргә иң нык кытлык кичерүче оешма – очкычларга двигательләр җитештерүче "Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе". Оешмага 3321 кеше җитми диелә.
  • Шул ук вакытта икътисади фәннәр докторы, Башкортстанның атказанган икътисадчысы Рөстәм Ахунов әйтүенчә, эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – Башкортстан ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, башкортстаннарның чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять. Аның әйтүенчә эшләрдәй кешеләр санының кимүе һәм "моңарчы күрелмәгәнчә эшсезлекнең кимүе" – хезмәт базарындагы киеренкелек турында сөйли.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Күптән түгел Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәзерге вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән күрсәткечләрдә дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG