Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Алсу Кормашевага икенче ватандашлыгын белгертмәү турындагы эштә хөкем карары көченә керде


Алсу Кормаш
Алсу Кормаш

Элегрәк Казан җәмәгать мәхкәмәсе аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салган иде.

Бүген, 4 декабрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашевага каршы ачылган беренче җинаять эше — икенче ватандашлыгы булуын белдермәү турындагы эш карарын канунлы дип тапты.

Элегрәк Казан җәмәгать мәхкәмәсе аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салган иде.

Апелляция шикаятендә журналистның адвокаты ике ватандашлык булуын белгертү таләбе Алсу Кормашка кагылмый, чөнки ул 1998 елдан бирле Русиядән читтә — Чехиядә яши, ә Русиягә бары тик якын туганнары белән күрешергә генә кайта, дип искәртте.

Яклаучы Кормашевага аклау карары чыгаруны, яки аның гамәлләрендә җинаять булмау сәбәпле җинаять эзәрлекләвен туктатуны сорады.

Прокуратура вәкиле хөкем карарын үзгәрешсез калдыруны, апелляция шикаятен канәгатьләндермәүне сорады.

  • Алсу Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ире һәм ике баласы белән Чехия башкаласы Прагада яши иде.
  • 2023 елның 20 маенда Алсу гаилә сәбәпләре белән Русиягә кайтты.
  • 2 июньдә кире киткәндә ул Казан һава аланында тоткарланды, аның ике паспортын да - русиянекен дә, американыкын тартып алдылар.
  • Казан җәмәгать мәхкәмәсе икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен журналистка штраф салды.
  • 18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
  • 20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты.
  • 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
  • 31 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG