Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнеп төрмәдә утыручы Казан егетенә яңа җинаять эше ачканнар


Рәис Мәүлетов
Рәис Мәүлетов

Ике ел элек аны 23 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

23 елга хөкем ителеп, хәзерге вакытта колониядә утыручы Казан мөселманы Рәис Мәүлетовка террорчы эшчәнлеккә булышу турында (Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе, 1.1нче өлеше) яңа җинаять эше ачканнар. Бу хакта "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты җиткерә.

Эш материаллары 1 декабрь көнне Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсенә кергән.

2021 елның апрелендә Екатеринбурдагы үзәк хәрби мәхкәмә Мәүлетовны 23 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

Ул 2019 елның 23 сентябрендә Тольятти шәһәрендә тоткарланды. Аның белән бергә тагын өч мөселман – Радик Хәйретдинов, Эльмар Мамедов, Алексей Ботва кулга алынды. Тоткарлангач Мәүлетовны Казанга китерделәр. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы төзү, анда катнашу, аны финанслау, һәм террорчылыкны интернетта ачык рәвештә аклау маддәләре нигезендә гаепләнде.

  • Мемориал" хокук яклау үзәге Рәис Мәүлетовны сәяси тоткын дип таныды. Оешма белдерүендә Мәүлетовны "вөҗдан иреген, дин тоту, сүз һәм берләшмәләр иреген көч кулланмыйча тормышка ашыруы" аркасында эзәрлеклиләр диелә.
  • Рәиснең әнисе Наилә ханым ике улын ялгыз үстергән. Кече улы Рәис башта Казан театраль көллиятендә, аннары вокал укыган. "Элек группировкалардан сакладым, сугышка эләкмәсен иде дип уйладым. Дөньялар тынычланды бугай, әмма улым төрмәгә эләгер дип һич күз алдына килмәде" дип сөйләде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG