11 декабрьгә каршы төндә Русиянең Ханты-Мансидан Мәскәүгә очкан Utair һава ширкәте очкычы Мәскәүнең Внуково һава аланына каза хәлендә төшеп утырган. Baza һәм Shot Telegram-каналлары мәгълүматынча, юлчылар ташый торган очкычта куркыныч йөк булган. Бу - 19 кг радиоактив маддә булган, аны ташуга Русия транспорт министрлыгы рөхсәт биргән диелә.
Мәгълүматны рәсми раслау булмады.
Шулай ук очкычта 104 юлчы һәм экипаж әгъзалары - 5 кеше булган, дип җиткерә Telegram-каналлар.
Мәскәү вакыты белән төнге сәгать берләр тирәсендә экипаж шасси төзексезлеге аркасында каза кисәтүе сигналы биргән. Ярты сәгатьтән очкыч Внуковога төшеп утырган. Юлчыларның җәрәхәтләнүе турында мәгълүмат булмады. Shot исә куркыныч йөк зыян күрмәгән дип ышандыра.
Соңгы атналарда Русия һава ширкәтләренең очкычлары төзексезлеге белән бәйле уннан артык очрак булды.
8 декабрьдә S7 һава ширкәтенең Новосибирскидан Мәскәүгә очкан "Боинг-737" очкычы һавага күтәрелеп берничә минут узганнан соң ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган иде.
Шул ук көнне Минераль Сулар һава аланында Петербурдан очкан "Россия" очкычы ашыгыч рәвештә төшеп утырды. Бер көн алдан Улан-Удэ һава аланыннан очып киткән чакта Ту-204 йөк очкычының моторы яна башлады.
2 декабрьдә "Аэрофлот"ның Airbus А321 очкычы моторы эшләми башлаганга Шереметьево һава аланына каза хәлендә төшеп утырырга рөхсәт сорады.
- Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
- Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.
- Соңгы айларда Русиядә очкычлар белән бәйле хәбәрләр еш ишетелә. Алар әле басуга утыра, әле кире һава аланына кайтырга мәҗбүр була, очып китәм дигәндә, очмый калучылар да бар. Белгечләр моны сугыш йогынтысы дип атый: запас өлешләр кайтмый, ремонт эшләре авырая.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум