2023 елда Татарстан бюджеты дефициты 40,1 млрд сумга җитте. Бу хакта бүген республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында белдерде. Депутатлар әлеге үзгәрешләргә хуплап тавыш бирде.
"Татарстан бюджеты керемнәрен 57,8 млрд сумга, чыгымнарын — 68,2 млрдка артта", диде ул.
2023 елда Татарстанның керемнәре 484,7 млрд сум, чыгымнары — 524,8 млрд сум тәшкил итәчәк.
Аерым алганда, быел табышка салым 22,6 млрд сумга арткан. Бу елның икенче яртыеллыгында нефтьнең бәясе һәм рубль курсы үзгәрүенә бәйле. Салым һәм салым булмаган керемнәр 46 млрд сумга үскән. Мәскәүдән күчерелгән федераль ярдәмне 11,7 млрд сумга арткан.
Шул ук вакытта узган ел белән чагыштырганда федераль бюджет Татарстанга финанслар азрак юллаган. 2022 елда Мәскәү Татарстанга 83,2 млрд сум бирде. 2023 елда исә якынча 70 млрд сум булачак диелде.
Татарстанның чыгымнары илкүләм проектлар, капиталь төзекләндерү, социаль ярдәм, социаль әһәмиятле фәнни һәм спорт чаралары уздыруга арта.
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәккә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Быел Татарстан үзендә җыелган салымнарның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчерәчәк. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк. 2022 елда республика федераль бюджетка 812 млрд сум юллаган булган.
2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчерде.
Соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады. Кредитларга салынган Казанның Вознесение трактын төзеп бетерүгә 13 млрд сум акча җитмәве әйтелде.
Шул сәбәпле, Татарстанның дәүләт бурычы артты. Ел башында ул 103,5 млрд сум тәшкил итсә, 2024 елда 119,8 млрд сумга җитәчәк. Моңа кадәр Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин дәүләт бурычы 129 млрд сумга җитүе ихтимал дип белдергән иде.
2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Депутатлар бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итте.
2024 елда Татарстан бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Киләсе елда Казанның еллык бюджеты 41,6 млрд, Чаллының — 16 млрд сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум