Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстандагы инженерлар кытлыгын мигрантлар ярдәмендә хәл итәргә тели


Кадрларның бер өлеше Үзбәкстан һәм Таҗикстанда әзерләнергә мөмкин.

Татарстан кадрлар кытлыгын мигрантлар ярдәмендә хәл итәргә тели. Бу хакта республика президенты Рөстәм Миңнеханов еллык матбугат очрашуында белдерде.

Очрашу вакытында Татарстан президентыннан кадрлар кытлыгы турында сорадылар. Миңнеханов сүзләренчә, бүген мәктәпне тәмамлаучылар арасында математика, физика, химиядән имтихан сайлаучылар аз. Шуңа да ул инженерлар тармагы өчен мохит тудырырга кирәк диде.

Бүген Казан югары уку йортларында инженерлар әзерләнә. Алга таба аларны Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә укыта башлаячаклар.

"Әлмәттә иң яхшы нефть инженерлары мәктәбе булачак. Бу дөнья күләмендәге кампус. Шундый ук мәктәпне без Түбән Камада ясыйбыз. Чаллыда да техник югары мәктәбе булдырыла. Бу уку йортлары җитештерүгә якын булырга тиеш", диде ул.

Шул ук вакытта Миңнеханов илдә демографик упкын булуын таныды. Шуңа да Татарстан кадрлар кытлыгын әзерлекле мигрантлар хисабына хәл итәргә тели.

"Үзбәкстан төбәкләре белән килешү бар. Тиздән Таҗикстан белән килешү төзергә телибез. Белгечләрне йә анда, йә өлешчә анда һәм өлешчә монда әзерләргә кирәк. Шул рәвешле хәрби сәнәгать комплексында, машина төзелешендәге проблемнарны хәл итәргә була. Киләсе биш елда КАМАЗга 19,5 мең кеше кирәк. Аларны әзерләү мөһим. Бер көндә генә моны эшләп булмый. Базарны карап торырга, алдан күрә белергә һәм планлаштырырга кирәк", диде ул.

  • Былтыр көз игълан ителгән мобилизациядән соң, Татарстанда кадрларга кытлык барлыкка килү турында еш әйтелә башлады. "Алабуга" махсус икътисади зонасы Нью-Йоркта Таймс-скверда "Өйгә кайтырга вакыты җитте" дигән чакыру белән реклам тактасы элде. Оешманың баш мөдире Тимур Шәгыйвәлиев бүген авиатөзелеш, микроэлектроника, биотехнологияләр өлкәсендә белгечләрнең кире Русиягә, Татарстанга, "Алабуга"га кайтуы кирәк" дип белдерде.
  • Эшчеләр җитмәве турында Татарстан рәсмиләре дә ачыктан-ачык әйтә башлады. Республиканың хезмәт министры Эльмира Зарипова иң зур кытлык Кама аръягында күзәтелә дип белдергән иде. Быел гыйнвар аена булган мәгълүматка күрә, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренә 12 мең эшче кирәк.
  • Татарстан түрәләре кадрлар җәлеп итү юлларын эзли башлады. Мобилизациядән соң Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко төбәкләр арасында вакытлыча хезмәт миграциясе програмы кабул итәргә чакырган иде. Ул эшсезләр күп булган төбәкләрдән белгечләр чакырырга кирәк дип белдерде.
  • 2021 елда "Алабуга Политех" көллияте ачылды. Бу уку йортын киләчәктә "Илон Маск" булачак кадрлар әзерләү урыны дип тәкъдим итетлде. Студентларга "киләчәк һөнәрен үзләштерү" һәм беренче курста укыганда ук 70 мең сумга кадәр акча эшли алу мөмкинлеге вәгъдә ителде. Алабуга көллияте студентларын икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп иттеләр. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Аларга дрон җыюдан баш тартырга рөхсәт итмәделәр.
  • Татарстан мәшгульлек үзәгенең декабрь башына булган мәгълүматларына караганда, бүген 54 меңнән артык буш вакансия бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG