Соңгы 10 елда Татарстанда шикәр авыру белән авыручы балалар саны ике тапкырга арткан.
Бу хакта бүген республика сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш эндокринологы Мария Шәйдуллина "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
"2014 елда шикәр диабетының беренче тибы белән авыручы 750 бала күзәтү астында иде. Бүгенгә аларның саны мең ярымнан артып китте. Ун ел эчендә авыручылар ике тапкырга артты", диде ул.
Табибә сүзләренчә, балаларның шикәр белән авыручылар саны артуы дөньяда, аеруча, Төньяк Европада күзәтелә. Шул ук вакытта бала кечерәк булган саен, анда диабет ачыклавы кыенрак ди ул.
Гомумән, соңгы сигез елда Татарстанда физик мөмкинлеге чикле балалар саны 15 процентка арткан. Шикәр белән авыручы инвалид балалар саны 1,8 тапкырга үскән.
Русия хезмәт министрлыгы каршында эшләүче медицина социаль экспертиза Баш бюросының Татарстан бүлеге җитәкчесе Илмира Саттарова сүзләренчә, соңгы сигез елда балалар арасында эндокринология чирләре белән авыру очраклары 1,5 тапкырга үскән.
- 2022 елда Татарстанда 2021 ел белән чагыштырганда туберкулез белән авыручылар 6,8 процентка арткан. Республикада 26 балада туберкулез табылган.
- Быел Татарстанда кызамык һәм тычкан бизгәге йоктыручылар саны артты. Аларның зур өлешен балалар алып тора.
- Татарстанда инвалидлык пенсиясен 270 меңнән артык кеше ала. Шуларның 17,5 меңе – балалар.
- Бүгенгә Казанда физик мөмкинлеге чиклеләрнең саны 84 мең кешегә җитә. Шуларның 6 меңгә якыны — балигълык яшенә җитмәгәннәр. Инвалид балаларның 20 проценты мәктәпләрдә белем ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум