Татарстанда кызамык һәм тычкан бизгәге кебек йогышлы чирләр йоктыручылар саны арта. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.
Ел башыннан республикада 83 кеше кызамык йоктырган, шуларның 33е — балалар. Бу чир 41 чит ил кешесендә, аеруча Таҗикстанның 33 вәкилендә ачыкланган. Йоктыручыларның 67 проценты вакцина ясатмаган булган. Бүген республикада 20 723 кеше авырулар белән контактта торган дип санала.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренчә, бүген 4 кеше хастаханәдә ята, шуларның 2се — балалар. Бүген кызамыкка каршы вакцина җитәрлек диде ул.
"Бер кыз бала авыр хәлдә ятты. Аны ясалма җилләткечкә тоташтырдылар. Табиблар ярдәме белән ул савыкты. Кызамыкның нәтиҗәсе турында уйларга кирәк. Бу кыз белән 6-7 елдан соң ни булачак — чирнең кеше саулыгына соңрак йогынты ясавы бар. Бар да яхшы булыр дип өметләнәбез", диде ул.
Кызамык йоктыручылар саны арта бара. Бер ай элек бу чирдән 72 кеше авырый дип әйтелде. Узган ел республикада бу чирне бер кеше генә йоктырган булган.
Чаллы шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында кызамык таралу сәбәпле, бакчаның эшен туктатып торганнар. Роспотребнадзор моны бакчада эшләүчеләрнең һәм балаларның вакцина ясатмавы белән аңлатты.
Июль башында Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында 18 бала кызамык йоктырды, 13 бала хастаханәгә салынды. Авылда битлек режимы кертелде, халык күп җыела торган чаралар тыелды.
Кызамык чире Башкортстанда да артты. Быелның март аенда Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелде.
Кызамык — йогышлы авыру. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин. Бүлмәгә авыру кеше кереп чыкса, аннан соң кергән кешеләргә дә бу чирнең йогуы бар. Кызамыкның билгеләре: коры ютәл, томау төшү, бизгәк, хәлсезлек, аппетит кимү, күзләр кызарып чыгу (конъюнктивит).
Моннан тыш, Татарстанда тычкан бизгәген йоктыручылар саны узган елның шушы чорыннан ике тапкырга арткан. Хәзер республикада 391 очрак теркәлгән. Аеруча, авыл җирлегендә, урман янында һәм бакчада яшәүчеләргә куркыныч яный диелде.
"Кызганыч, авыру йоктырган кешеләр үз өйләрендә дезинфекцияләү эшен башкарудан баш тарта. Бу кирәкле чара. Аеруча, моны кимерүчеләр яшәгән җирдә эшләү мөһим. Авылларда баш тарталар. Бу бит бюджет хисабына бушлай эшләнә", диде Любовь Авдонина.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, тычкан бизгәген йоктыручылар 30-40 процент очракта чирне авыр кичерә. Аңа каршы вакцина әлегә уйлап табылмаган.
Татарстанда талпан кадалу очраклары 6,8 меңгә җиткән. Бер ай элек аларның саны 1 меңгә азрак иде. Хәзер республикада 3 кешедә талпан энцефалитын ачыклаганнар.
Ел башында Башкортстанда да талпан кадалу белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны арткан иде. Ул вакытта бу 271 очракка җитте. Элегрәк Уфада яшәүчеләр талпан энцефалитыннан вакцина булмауга зарланды. Башкортстан рәсмие вакциналар кайтартылуын әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум