Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан шахматчысы Денис Хисмәтуллинга Украинадагы сугышны хуплаган өчен Chess.com платформасында уйнау тыелган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул берничә тапкыр Украина сугышына барып Русия хәрбиләренә һуманитар ярдәм күрсәткән булган.

Русия гроссмейстеры Денис Хисмәтуллин Chess.com платформасы оештырган шахмат ярышларында катнаша алмаячак. Бу хакта ул язган мөрәҗәгатьтә әйтелә. Әлеге мөрәҗәгатьне русия шахматчысы Сергей Карякин үзенең Telegram каналында чыгарды.

26 декабрьдә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә узган дөнья чемпионатында Башкортстаннан Денис Хисмәтуллин Польша шахматчысы Ян-Кшиштоф Дуда белән уйнады. Уен башында Дуда Хисмәтуллинга кул биреп күрешмәде. Шуннан соң русия шахматчысының Украина сугышына һуманитар йөк алып баруы билгеле булды.

"Социаль челтәрләрдә минем Сергей Карякин белән махсус хәрби операциясе зонасына берничә тапкыр һуманитар миссия белән бару факты турында кызу фикер алу башланды. Шуннан соң иң популяр Chess.com шахмат сайты миңа электрон хат җибәрде. Анда миңа призлы турнирларда катнашу һәм сайтта социаль активлык алып бару тыелуы әйтелде", дип язды ул.

Сергей Карякин Денис Хисмәтуллин белән бергә Украина сугышына барып Русия хәрбиләре белән очрашуын, аларга һуманитар ярдәм күрсәтүен әйтте.

  • Украина сугышы башлану белән Русия меңләгән сайтларны томалады. Алар арасында Chess.com шахмат уйнау онлайн-платформасы да бар иде.
  • Халыкара шахмат федерациясе сайты статистикасыннан күренгәнчә, 2023 елда Русиянең 104 шахматчысы ватандашлыкларын алыштырган. Украинада сугыш башланганнан соң Русиянең барлыгы 192 шахматчысы спорт ватандашлыгын үзгәрткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG