Башкортстанның бер көллиятендә пилотсыз очкычлар юнәлешендә Әзерлек үзәге ачылак. Бу федераль грантлар һәм субсидияләр ярдәмендә тормышка ашыралачак дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров.
Моннан тыш, Башкортстанның 20 мәктәбендә дроннар белән бәйле махсус түгәрәкләр эшли башлаячак.
Әлеге вакытта республиканың ике уку йортында - Уфа радиоэлктроника, телекоммуникация һәм иминлек көллиятендә һәм Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык көллиятендә "Пилотсыз авиация системнарын эксплуатацияләү" белгечлекләре эшли. Анда 100 бюджет урына бар.
Шулай ук берничә өстәмә белем бирү үзәкләрендә мәктәп балаларын дроннарны кулланырга өйрәтүче түгәрәкләр эшли.
- Узган елның ноябрь ахырында Уфада радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм иминлек көллияте студентларын 30 килограммга чаклы авырлыктагы дроннар белән идарә итәргә өйрәтә башлаулары билгеле булды.
- 2021 елда "Алабуга Политех" көллияте ачылды. Бу уку йортын киләчәктә "Илон Маск" булачак кадрлар әзерләү урыны дип тәкъдим итетлде. Студентларга "киләчәк һөнәрен үзләштерү" һәм беренче курста укыганда ук 70 мең сумга кадәр акча эшли алу мөмкинлеге вәгъдә ителде. Алабуга көллияте студентларын икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп иттеләр. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Аларга дрон җыюдан баш тартырга рөхсәт итмәделәр.
- Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
- Хәрби белгеч Роман Свитан ни өчен ракетлары була торып та, Русиянең Украинага каршы дроннар куллануына аңлатма бирде. "Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Ракетлар дроннардан кыйммәтрәк тә - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырга. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә", диде Свитан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум